Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Керкәледә ике кеше һәлак булган: берсе – юлда, икенчесе – ут казасында

8 нән 14 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән, 6 җинаять эше кузгатылган.

01 Чирмешәннең 135 нче янгын часте хезмәткәрләре 13 октябрь көнне, иртән Керкәле авылында торак йортта чыккан янгынны сүндерергә барганнар. Шунда ук олы яшьтәге хатын-кызның – йорт хуҗасының мәете дә табыла. Ут һәм фаҗигале үлем сәбәпләре тикшерелә.

02 8 нән 14 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән, 6 җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 12 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган: берсендә бер кеше үлгән, икесендә имгәнүчеләр бар. Ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

“Сөлчә“ җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасыннан 11 койма баганасы урланган, матди зыян күләме – 5500 сум.

“Чирмешәнагрохезмәтләре“ җәмгыяте складыннан 700 мең сумлык запас частьләр һәм эш кораллары “аякланган“.

Билгесез адәмнәр Казанка авылы янындагы үләт базы территориясеннән 99 табак профлист урлаганнар, 66 мең сумлык зыян салынган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен 30 тапкыр чакыртканнар. Әле хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар – йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына.

ОРВИ белән авыруның 5 очрагы теркәлгән. “Ашыгыч ярдәм“ белгечләре шимбә көнне Керкәле авылы янында кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәтенә һәм йорт хуҗасы һәлак булган ут казасына барганнар.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ исе килү, газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 50 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев