Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанка авылы кешесе законсыз рәвештә спиртлы эчемлек саткан

Узган атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 31 хәбәр кергән.

01 10 ноябрь көнне, кич белән Бәркәтә авылында мунча янган. 135 нче Чирмешән янгын часте хезмәткәрләре әйтүенчә, ут казасының сәбәпләре ачыклана. Янгын сүндерүчеләргә башка хәвефле хәбәрләр булмаган.

02 Узган атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 31 хәбәр кергән.

Полициянең участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 5 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган, өчесе дә – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 43 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Яңа Элмәле авылы кешесенең кесә телефонын урлаучыны ачыклаганнар. Угры шушы авыл кешесе булып чыккан.

Билгесез зат балигъ булмаган баланы алдап, аның әнисенең банк картасыннан акча “салдырган”. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Өеннән законсыз рәвештә спиртлы эчемлек саткан Казанка авылы кешесен ачыклаганнар. Ул спиртлы эчемлек тутырылган 33 пластик шешә полиция хезмәткәрләренә үзе тапшырган.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 29 чакырту һәм 12 мөрәҗәгать теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның өч очрагы булган, күпчелек чакыртулар – йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү, газ исе килү белән бәйле 44 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X