Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Котыш авылыннан бер хатын-кыз мошенниклар корбаны булган

1-7 июль көннәрендә район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда алты җинаять эше кузгатылган.

01 Июль аеның беренче атнасында  янгын сүндерүчеләргә ут бәла-казалары белән бәйле хәбәрләр булмаган.  Без бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 1-7 июль көннәрендә район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда алты җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда имгәнүче юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 56 очрагы ачыкланган, берәү транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Иске Котыш авылы кешесе мошенниклар корбаны булган. Бозымны бетерәбез дип алдап, билгесез хатын-кызлар аның акчаларын һәм алтын эшләнмәләрен үзләштергәннәр (барлыгы 53 мең сумлык матди зыян).

Туймәт кешесе  Интернет аша 37 мең сум ук торучы кул сәгатенә заказ биргән, тик соңыннан  аңа сәгать урынына буш телефон тартмасы килә. Инде әлеге хәлне полиция хезмәткәрләре тикшерә.

Түбән Кәминкә авылындагы бер хуҗалыктан сарык урлау белән бәйле җинаять эше кузгатылган. Матди зыян күләме  10 мең сум.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен  26 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә,  дүрт кеше көнкүрештә имгәнгән, аллергия реакциясе булган ике кешегә ярдәм күрсәтелгән. Күпчелек, гадәттәгечә, хроник авырулар янына чакыртканнар.

04 Газ хезмәте слесарльлары узган атнада  28 заявка үтәгәннәр. Алар газ исе килү, газ җиһазалрын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев