Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике чирмешәнле аракы һәм коньяк урлаганнар, аннан, гаепләрен танып, үзләре полициягә килгәннәр

21-27 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 39 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Коткаручыларга юл-транспорт һәлакәтләренә дә барырга туры килмәгән. Без бу хакта Чирмешәннең 135 нче янгын сүндерү часте диспетчерлыгыннан белештек.

02 21-27 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 39 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 6 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда машиналарга зыян килгән.

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 20 административ беркетмә төзегәннәр.

Чирмешәннең ике кешесе, стенаның бер өлешен җимереп, райпо складына кергәннәр һәм 6 шешә аракы, 2 шешә коньяк урлап чыкканнар. Соңыннан алар үзләре полициягә килеп гаепләрен таныганнар.

Бер чирмешәнле 2017 елның октябрендә танышыннан бурычка акча алган һәм аны бүгенге көнгә кадәр бирмәгән. Полиция хезмәткәрләре әлеге уңайдан тикшерү үткәрә.

Билгесез адәм, Туймәт авылында үз ишегалдында бер хатын-кызны кыйнап, кулын һәм аякларын скотч белән бәйләп, авызын ябыштырып качкан. Кылынган әлеге җинаятьне полиция хезмәткәрләре тикшерә.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен 32 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, иң күп чакыртулар, һәрвакыттагыча, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. ОРВИ белән авыруның 5 очрагы теркәлгән. Ә менә көнкүрештә имгәнү алучылар юк.

04 Узган атнада район газ хезмәте слесарьлары газ исе килү, мичләр һәм плитәләрне көйләү, төзәтү белән бәйле 37 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев