31 август 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның корбан бәйрәме белән котлавы
Сезне Корбан гаете, Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бөтендөнья мөселманнарының олы бәйрәме мөбарәк булсын, һәр гаиләгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, һәрберебезгә сабырлык, иман байлыгы һәм якты өметләр алып килсен. Хөрмәт һәм изге догалар белән, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат ДӘҮЛӘТШИН.
-
Чирмешәндә Спас бәйрәмен яңарталар
Чирмешәндә якты һәм изге Спас бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе янәшәсендә оештырылган бу чарага яшьләр дә, өлкәннәр дә күп килде. Райондагы рус милли-мәдәни берләшмәсе мондый бәйрәмне тәүге тапкыр үткәрде. Дөресен генә әйткәндә, башка христиан-православ бәйрәмнәр белән чагыштырганда, Спас турында азрак беләбез. -Безнең Иске Сережкинода да аны тыйнак кына үткәрәләр...
-
Чирмешәндә - Республика көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Чирмешәндә Спас бәйрәме үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Чирмешәнлеләр үз хокукларын белеп бетерми
Районыбыз гражданнары үз хокукларын һәм бурычларын беләме, гомумән без Россия Федерациясе һәм Татарстан Конституцияләре белән танышмы? Рәиф Сәйфетдинов (район суды рәисе): - Яшереп булмый, халыкта хокукый грамоталылык, шул ук Конституцияләрне, законнарны белү бик түбән дәрәҗәдә. Кайвакыт безгә, судка хас булмаган мәсьәләләр буенча, яки юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Югыйсә, алар...
-
Чирмешән гүзәле ТНВда эшли (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Чирмешәндәге паркта... бодай вакладылар
30 августта, Республика көнендә Чирмешәндәге парк-скверда үткән чаралар күпләрнең озак исендә калыр. Биредә 42 якташыбызга паспортлар тапшырдылар, берничә әни Ана капиталына сертификат алды, Чирмешәннең 2017 ел гүзәлен дә белдек. Быелгы бәйрәм, гомумән, элеккегеләреннән күпкә тантаналырак, колачлырак, купшырак оештырылды. Авыл җирлекләре әзерләгән өйчекләрдә нәрсәләр генә юк иде. Яңаэлмәлеләр һәм искекотышлылар, авыл...