Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнле юл билгесенә кызыккан

01 21 майда, якшәмбе көнне, Иске Үтәмеш авылында мунча янган. Ут электр үткәргечләрдән чыккан дип фаразлана. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 14 майдан 21 майга кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә 53 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган. Иске Үтәмеш мәктәбе территориясеннән демонтажланган газ казаны урлаганнар, матди зыян 7515 сумлык....

01 21 майда, якшәмбе көнне, Иске Үтәмеш авылында мунча янган. Ут электр үткәргечләрдән чыккан дип фаразлана. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.

02 14 майдан 21 майга кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә 53 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Иске Үтәмеш мәктәбе территориясеннән демонтажланган газ казаны урлаганнар, матди зыян 7515 сумлык.

18 майга каршы төндә район үзәк китапханәсеннән билгесез зат тарафыннан 8 табак төсле калай урланган.

Чирмешән кешесе Т.га, кече яшьтәге кызы янында, аның әнисенә карата кул күтәргән өчен җавап бирергә туры киләчәк. Ә икенче чирмешәнле әйләнгеч юлдан 9 мең сум торучы юл билгесен алып китәргә маташкан.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 61 кешегә карата беркетмә төзегәннәр. 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, имгәнүчеләр бар.

Участок испекторлары 17 беркетмә төзегәннәр. Районда "Игътибар - балалар!" оператив-профилактик чараларының 2нче этабы уза.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 40 чакырту төркәлгән. Салкын тидерүчеләр булган. Нигездә, белгечләр күпчелек хроник авыруларга ярдәм иткән. - Көнкүрештә җәрәхәт алу, талпан тешләү сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр булмады, - диде фельдшер Инсаф Фәссахов.

04 Район газ хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада слесарьләр газ җиһазларын көйләү һәм ремонтлау буенча 34 заявка үткәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined