Җәмгыятьтә яңгыраш тапкан күрәләтә кеше үтерү буенча җинаять эшендә нокта куелды.
Үтерүләр районда элек тә булгалый иде, ләкин алар күбрәк көнкүрештә, исерек килеш эшләнде. Конкрет торак пункттан читтә алар белән кызыксынучылар аз була. Ләкин әлеге җинаять җәмгыятьтә киң яңгыраш тапты, чөнки районда яшәүчеләрнең күбесе җинаятьчене дә, зыян күрүчене дә яхшы...
Җәмгыятьтә яңгыраш тапкан күрәләтә кеше үтерү буенча җинаять эшендә нокта куелды.
Үтерүләр районда элек тә булгалый иде, ләкин алар күбрәк көнкүрештә, исерек килеш эшләнде. Конкрет торак пункттан читтә алар белән кызыксынучылар аз була. Ләкин әлеге җинаять җәмгыятьтә киң яңгыраш тапты, чөнки районда яшәүчеләрнең күбесе җинаятьчене дә, зыян күрүчене дә яхшы беләләр. Гаепләнечүне бу җинаятькә нәрсә этәргән, инде шактый өлкән яшьтәге, инвалид Евгений Башарин ни сәбәптән шундый гамәл кылган?
Тикшерү барышында ачыкланганча, Евгений Башарин белән Антон Хитарян арасында низаг инде берничә ел элек барлыкка килә. Эш шунда, гаепләнүче үз гаражында машиналарны ремонтлау белән шөгыльләнә, аңа Урта Азиядән килгән берничә ир-ат та булыша. Хитарян еш кына үз машинасын бирегә ремонтларга алып килгәли, ләкин эш өчен түләргә теләми. Билгеле, бу Башаринга ошамый, шуннан алар арасында тавыш чыга. Беркөнне А. Хитарян автосервис хуҗасын кыйнап ташлый. Е. Башарин хокук саклау органнарына, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Тикшерү барышында Хитарян гаепләүдән баш тартса Башаринны тынычлыкта калдырырга вәгъдә бирә. Башарин моңа ышана, ул гаризасын кире ала һәм ике якның да килешүен искә алып, бу суд эше туктатыла. Әмма шуннан соң да Хитарян сүзендә тормый, машинасын бушлай ремонтлаттыруны таләп итүеннән туктамый.
Бер көнне ул иртүк дусты белән автосервиска килә, эшчеләрне торгыза һәм машинаны ремонтлау турында сүз кузгата. Бу хакта белеп, Башарин өеннән мылтык ала, биш патрон белән кора һәм гаражга чыга. Мылтыкны чакырылмаган кунак ягына турылап, гараждан чыгып китүен таләп итә. Ә Хитарян бу сүзләрне чынга алмый. Шул вакыт Башарин ике тапкыр атып җибәрә, Антон Хитарян шул урында җан бирә.
Билгеле, монда үз-үзеңне саклау зарурлыгы булган дип әйтә алмыйбыз, бу вакытта Е.Башаринның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамаган. Шуңа күрә аның гамәлләре аңлы рәвештә үтерү дип бәяләнде, әлеге маддә буенча 6дан алып 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасын бирү каралган. Ләкин гаепне йомшартучы шартларның булуын (зыян күрүчеләрнең үз-үзен законга сыймаган рәвештә тотышы, гаепләнүченең хокук саклау органнарына үзе килеп хәбәр итүе, кылган гамәленә үкенүе, олы яшьтә булуы, сәламәтлеге) исәпкә алып, район суды Евгений Башаринга карата әлеге маддәдә каралганнан түбәнрәк - гомуми режимдагы колониядә 4 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын бирү турында хөкем карары чыгарды.
Татарстан Республикасы Югары Суды әлеге карарны үзгәрешсез калдырды.
Раиф Сәйфетдинов,
Чирмешән район суды рәисе.
Нет комментариев