26 октябрь 2016 яңалыклары
-
Урманасты Үтәмештә бәлешкә чакырганнар
Урманасты Үтәмеш авылында "Бәлеш" бәйрәме оештырганнар. Чарада катнашучылар төрле рецептлар буенча бәлешләр пешереп килгәннәр. Бәйрәм уеннар, җыр - биюләр белән үрелеп барган. Ахырдан табын артында иң тәмле бәлешнең хуҗасын билгеләгәннәр.
-
Чирмешәнлеләр депутатка өметләнә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов кабат Чирмешәндә сайлаучыларны кабул итте. Депутатка районбызның төрле авылларыннан төрле яшьтәге кешеләр килә, аларның барысына да проблемаларын хәл итүдә ярдәм кирәк. Дөрес, кемдер шәхси гозер белән мөрәҗәгать итсә, башкалар халык мәнфәгатен кайгырта. Кара Чишмә авылыннан ук килгән Саимә апа Моратова да шундыйлардан. Ветеран...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Гошер сәдакасын - балалар бакчасына Югары Кәминкә һәм Керкәле авыллары мәчетләре картлары авыл халкыннан җыелган гошер сәдакасын Югары Кәминкәнең "Карлыгач" балалар бакчасына тапшырдылар. Бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендере өчен бакча коллективы мәчет картларына бик рәхмәтле. Тәрбиячеләр - гала-концертта "Ромашка" балалар бакчасының (Чирмешән) хореография коллективы эшләүче яшьләрнең "Наше время - Безнең...
-
Чирмешән егетләре армиягә китә
Көзге чакырылышта безнең районнан беренче төркем 18 октябрьдә юлга кузгалды. Бу көнне 4 егет армия хезмәтенә китсә, 21 октябрьдә тагын 7 райондашыбыз якыннары белән бер елга хушлашты. Бу чакырылышта хәрби комиссариатка барлыгы 45 никрут озату планы билгеләнгән.
-
Чирмешәндә ату тавышы яңгырады
Җәмгыятьтә яңгыраш тапкан күрәләтә кеше үтерү буенча җинаять эшендә нокта куелды. Үтерүләр районда элек тә булгалый иде, ләкин алар күбрәк көнкүрештә, исерек килеш эшләнде. Конкрет торак пункттан читтә алар белән кызыксынучылар аз була. Ләкин әлеге җинаять җәмгыятьтә киң яңгыраш тапты, чөнки районда яшәүчеләрнең күбесе җинаятьчене дә, зыян күрүчене дә яхшы...