Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында җинаятьләрне элек хөкем ителгәннәр еш кыла

Татарстан Республикасы буенча Россия УФСИН җәзаларны үтәтү инспекциясе Лениногорск филиалыннан 1 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, аларда, хөкем ителгән 34 гражданин исәптә тора.

Җәзаларны үтәтү инспекциясе аша агымдагы елның алты аенда иректән мәхрүм ителмичә җәза һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнгән 49 хөкем ителүче үткән. Бу 2020 елның шул чорындагы кебек үк.

-Алты айда, хөкем ителгән 10 кеше филиалга учетка куелды, - ди инспекциянең безнең райондагы филиалы инспекторы Фәһим Минапов. – Шул ук вакытта 15 гражданин исәптән төшерелде. Исәпкә куелганнан соң 3 кеше кабат хокук бозган. Ике гражданинның хөкеме иреген чикләүгә алмаштырылды.

Җинаятьләрнең күбесе элек хөкем ителгән, хезмәт һәм уку белән шөгыльләнмәгән, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы затлар тарафыннан кылынган. Әлеге категория хөкем ителүчеләр белән полиция хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары тарафыннан актив рәвештә профилактик эш алып барыла.

Җәмгыятьтән изоляциясез җәза һәм җинаять-хокукый характердагы чараларны үтәтү тәртибен һәм шартларын бозган хөкем ителгәннәргә карата өстәмә бурычлар йөкләү һәм сынау срогын озайту рәвешендә кисәтү-профилактик чараларын үз вакытында кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев