Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында өч туганга карата җинаять эше каралды

Район суды күп санда урлашулар кылган өч туган - Илгиз, Рәдис һәм Расих Гыйрфановларга карата җинаять эшен карады һәм төрле хөкем карары чыгарды. Әлеге 22-23 яшьлек ир/егетләр Утыз Имән авылында туган, хәзерге вакытта Чирмешәндә яшиләр. Рәдис белән Расих 2015-2016 елларда кеше милкен урлаган өчен суд эскәмиясенә эләккән булганнар. Рәдис штраф...

Район суды күп санда урлашулар кылган өч туган - Илгиз, Рәдис һәм Расих Гыйрфановларга карата җинаять эшен карады һәм төрле хөкем карары чыгарды.


Әлеге 22-23 яшьлек ир/егетләр Утыз Имән авылында туган, хәзерге вакытта Чирмешәндә яшиләр. Рәдис белән Расих 2015-2016 елларда кеше милкен урлаган өчен суд эскәмиясенә эләккән булганнар. Рәдис штраф түләп котылган, ә Расихны суд төзәтү эшләренә билгеләгән булган, ләкин ахырдан 2 ай да 27 көнгә ирегеннән мәхрүм итү җәзасына алыштырган. Кызганычка каршы, мөстәкыйль тормышка әле генә аяк баскан туганнар бу хәлләрдән сабак алмаганнар. Үткән елның сентябрь, октябрь һәм ноябрь айларында Илгиз Гыйрфанов белән бергә "Авангард" (Утыз Имән), "Чирмешәнагрохезмәтләре" (Югары Кәминкә) җәмгыятьләрендә, "Моляков В.А." һәм "Варкичев И.Г." (Лагерка, Мордва Афонькәсе) крестьян-фермер хужалыкларында, "Техно Плюс" җәмгыятендә (Иске Элмәледән ерак түгәл) сигез тапкыр әйбер урлаганнар. Нәрсә күрсәләр, шуны эләктергәннәр: электр двигательләре, генераторлар, стартерлар, эретеп ябыштыру аппаратлары, насослар, кабельләр, инструментлар һәм башкалар. Билгеле, бу әйберләр арзан түгел. Мәсәлән, 90 метр кабель урлану нәтиҗәсендә "ТехноПлюс" җәмгыятенә 87822 сумлык матди зыян китерелгән.

Ләкин һәр нәрсәнең "очы чыга". Егетләрнең җиңел генә "баеп" китү уе барып чыкмый, ә менә суд каршына басарга туры килә.

Илгиз Гыйрфанов 2 ел да 6 ай сынау срогы белән 10 айга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителә. Расих Гыйрфановны суд 1 ел да 7 айга каты режимлы колониягә озата. Ә Рәдис Гыйрфанов 1 ел да 2 айны колония-сөргендә үткәреләчәк. Өстәвенә өчесе дә китерелгән матди зыянны капларга тиеш була.

Егетләр тормыш юлының башында ук кылган хаталарыннан тиешле сабак алырлармы- анысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined