Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы фермаларында сак булмаганга маллар урлана

Агымдагы елның беренче яртысында район территориясендә 45 урлау очрагы теркәлгән (үткән елның шул чорында - 26), шуларның 29сы ачылган (былтыр 17 очрак буенча каракларны тотканнар). -Угрылар кырын эшләрен күбрәк төнлә, халык йоклаганда башкара, шуңа күрә аларның эзләренә төшү авыррак, - ди "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы Айрат...

Агымдагы елның беренче яртысында район территориясендә 45 урлау очрагы теркәлгән (үткән елның шул чорында - 26), шуларның 29сы ачылган (былтыр 17 очрак буенча каракларны тотканнар).

-Угрылар кырын эшләрен күбрәк төнлә, халык йоклаганда башкара, шуңа күрә аларның эзләренә төшү авыррак, - ди "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы Айрат Фәссахов. - Ә терлекчелек фермаларында, авылдан читтә урнашкан җәйге лагерьларда каравыл булмау "төнге кунакларга" эшне күпкә җайлаштыра. Күпчелек объектларда хәтта гадәти яктырткычлар да бит.
Үткән елның 16 апрелендә "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте Бәркәтә бүлекчәсенең товарлыклы сөтчелек фермасыннан сыер урлаганнар, бу җинаять бүгенгә кадәр ачылмаган. 2014 елның 31 октябрендә Туймәт фермасыннан ике бозау урлана. Бу каракларның да эзенә төшә алмаганнар.
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте территориясеннән запас частьләр, Югары Кәминкә фермасыннан тай урлаучылар җаваплылыкка тартылган.
Бу елның 21 февралендә Бәркәтәнең атлар абзарыннан бер ат урлап чыгалар.
Әлеге җинаятьләрнең барысы да "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте объектларында тиешле саклык чаралары оештырылмау белән бәйле.
-Нефть объектларында да урлашу очраклары еш теркәлә, - ди Айрат Фызыйл улы.- Караклар йомшак урынны гына эзли, кайда сигнализация, тәрәзәләрдә рәшәткә, каравыл юк - алар шунда. Оешма җитәкчеләренә территорияләренә күзәтү камералары куярга, шәхси сак предприятиесе хезмәтеннән файдаланырга киңәш итәм.
"Кәрвансарай", "Чулпан", "Пятерочка", "Магнит", "Тәмле", "Ак барс" банк, "Сбербанк" кебек оешмаларда, сәүдә нокталарында сак хезмәте яхшы оештырылган. Саклык чаралары күргәндә һәм халык уяу булганда урлашуларны кисәтергә һәм каракларның эзенә төшәргә була. Иске Котыш авыл җирлеге бинасындагы урлашуны булдырмый калу һәм угрыларны тоту моңа бер мисал.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешђн полиция фермалар сак хезмәте