Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Булдыра алсаң, дәлиллә!

Пластик картаны урлап, кешенең банктагы счетыннан зур суммада акча урлаучыны видеоязма ярдәмендә фаш иткәннәр. Соңгы вакытта район судында "гадәти булмаган" ысуллар - чит кешеләрнең пластик карталары һәм кесә телефоннары ярдәмендә урлашкан затларга карата берничә җинаять эше каралды. ... Лагеркада яшәүче С. Байбатровларга ире Фидан Ногманов белән кардәш кыз туганы кайткач,...

Пластик картаны урлап, кешенең банктагы счетыннан зур суммада акча урлаучыны видеоязма ярдәмендә фаш иткәннәр.


Соңгы вакытта район судында "гадәти булмаган" ысуллар - чит кешеләрнең пластик карталары һәм кесә телефоннары ярдәмендә урлашкан затларга карата берничә җинаять эше каралды.

... Лагеркада яшәүче С. Байбатровларга ире Фидан Ногманов белән кардәш кыз туганы кайткач, аларны ачык йөз белән каршы алалар, кунак итәләр. Икенче көнне хуҗа Фидан белән Чирмешәнгә бара, "Кәрвансарай" сәүдә үзәгендәге банкоматтан кунакларны сыйларга ашамлыклар, тәм-томга түләргә дип 5 мең сум акча ала.

Өстәл артында шактый сыйланганнан соң, С. Байбатров йоклап китә. Ә икенче көнне кунакларны озаткач, банк картасыннан 20 мең сум акчасы югалганын белеп ала. Телефоннан Фидан белән сөйләшкәндә акча турында сорагач, тегесе "Мин акчаңны алмадым, бернинди дә дәлилең юк", дип җавап бирә. Полиция хезмәткәрләре исә урлашу фактын дәлилли алалар - аларга банкомат янындагы видеоязма ярдәм итә. Нәтиҗә шул: район суды " кәкре куллы" кунакны 1 ел да 10 айга төзәтү эшләренә җибәрергә, хезмәт хакының 20 процентын дәүләт файдасына тотып калырга дигән хөкем карары чыгара.

Кыскасы, пластик карталарны ышанычлырак урында сакларга, ә пин-кодны үзең генә белеп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined