Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алимент түләмәүчеләр гаепләнә

Чирмешәндә яшәүче ике ир-атны, озак вакыт алимент түләмәгәннәре өчен, район суды 7 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Аларның хезмәт хакыннан 5 процент дәүләт файдасына тотып калыначак. -Гаепләнүчеләрнең берсе үткән елның декабрендә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган, - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. -Тик ул балигъ булмаган баласына...

Чирмешәндә яшәүче ике ир-атны, озак вакыт алимент түләмәгәннәре өчен, район суды 7 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Аларның хезмәт хакыннан 5 процент дәүләт файдасына тотып калыначак.


-Гаепләнүчеләрнең берсе үткән елның декабрендә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган, - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. -Тик ул балигъ булмаган баласына барыбер акча түләмәгән, эшкә дә урнашмаган, эш эзләп мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итмәгән. Нәтиҗәдә, әлеге кешенең алимент буенча бурычы 387 мең сумга җиткән.

Шундый ук гамәлләр кылган икенче ир-атның бурычы 308 мең сумнан артыграк.

-Кызганычка каршы, йөзләгән мең сум алимент бурычлары булган ирләр хәзер аз түгел, - ди Айназ Рәсимович. -Ләкин шуны да искәртәсе килә, үз балалары өчен акча жәлләгән андый адәмнәргә карата җинаять җаваплылыгы кулланырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined