Туган тел язмышы үзебездән тора
Тел яшәсә, милләт тә яши. Ә аны бары халык үзе генә саклый ала. Монда гаилә зур роль уйный, хәтта төп рольне дияр идем. Әгәр баланың теле ана телендә "әни", дип ачылса, ул бу телне онытмас. Гаиләдә ана телендә аралашалар, билгеле. Телне сөйләшү процессында гына ныклап өйрәнергә була. Без мәктәптә телнең...
Тел яшәсә, милләт тә яши. Ә аны бары халык үзе генә саклый ала. Монда гаилә зур роль уйный, хәтта төп рольне дияр идем.
Әгәр баланың теле ана телендә "әни", дип ачылса, ул бу телне онытмас. Гаиләдә ана телендә аралашалар, билгеле. Телне сөйләшү процессында гына ныклап өйрәнергә була.
Без мәктәптә телнең грамматикасын һәм аның нечкәлекләрен тирәнтенерәк төшендерәбез. Чуваш телен сөйләм телендә дә белмәгән баланы грамматикага өйрәтү бик авыр. Мин моны чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы буларак әйтәм. Чуваш теле дәресен рус телендә алып бара алмыйсыз бит.
Авылда, шөкер, өлкән класслар һәм урта төркем укучылары урамда да, мәктәптә дә чуваш телендә аралашалар. Аларның ана телендә сөйләшүләрен ишетү бик күңелле. Ә менә башлангыч класслардагылар һәм балалар бакчасына йөрүче балалар русчарак аралашалар. Димәк, яшь әти-әниләр гаиләдә ана телендә аралашуны кирәк тапмый. Балалар бакчасында нигәдер чуваш теле укытылмый.
Без гаиләдә чувашча гына аралашабыз, балаларыбыз милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында да белә. Дәрестә дә укучыларга "Сурхури", "Симек", "Уяв" бәйрәмнәре турында сөйлим. Уяв бәйрәмен без бала вакытта Ульяновкада да үткәрәләр иде, хәзер алай түгел.
Чуваш телендә газета-журналлар алдырабыз. Татарстаныбызда безгә үз милли телебезне үстерергә һәм сакларга бөтен шартлар да бар, хәтта элеккеге белән чагыштырганда мөмкинлекләр күбрәк тә әле. Хәзер укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә нинди генә конкурслар юк. Мин үзем дә моңа укучыларны еш җәлеп итәргә тырышам, конкурс һәм конференцияләрдә катнашабыз. Уңышларыбыз да аз түгел. Быел 10 класс укучысы Вера Павлова Чабаксарда узган чуваш теле буенча олимпиаданың төбәкара этабында икенче урын алып кайтты. Былтыр да бер җиңүчебез бар иде.
Марина Захарова.
Яңа Элмәле авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев