Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Май бәйрәмнәрен бушка уздырмабыз

Быел май бәйрәмнәре бер атнага ук сузыла 1,2,3,4,9,10,11 май көннәрендә ял итәчәкбез. Райондашларыбыз бу бәйрәмнәрне, язгы матур көннәрне ничек уздырырга ниятли? Бүгенге сорашу шул хакта. Асия Әмирханова (Иске Үтәмеш): - Исеме үк Яз һәм хезмәт бәйрәме бит аның, авыл халкы бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмас, бакча эшләрен башкарып калырга ашыгыр. Улым...

Быел май бәйрәмнәре бер атнага ук сузыла 1,2,3,4,9,10,11 май көннәрендә ял итәчәкбез. Райондашларыбыз бу бәйрәмнәрне, язгы матур көннәрне ничек уздырырга ниятли? Бүгенге сорашу шул хакта.

Асия Әмирханова (Иске Үтәмеш): - Исеме үк Яз һәм хезмәт бәйрәме бит аның, авыл халкы бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмас, бакча эшләрен башкарып калырга ашыгыр. Улым кайтып, мотоблок белән бакчаның бер өлешен эшкәртеп тә куйды, бәйрәм яллары кара суган, кишер, суган чәчү, өй җыештыру мәшәкатьләре белән узар инде.
Вера Гайнанова (Түбән Кармалка): - Бәйрәмнәр эш белән үрелеп барса да, кызык үтә инде ул. Балалар, оныклар кайтыр, көндез бакчада эшләсәк, кичен бәйрәм итеп-шашлык кыздырып алырбыз дип ниятләп торабыз.
Гүзәлия Шәрипова (Утыз Имән): - Аерым эшләр планлаштырмыйбыз. Суган чәчәр вакыт җитте, 9 майларга, бәлки, бәрәңге утыртырлык булыр, йорт тирәләрен җыештырырбыз, дип торабыз.
Кенжебай Киреев: (Чирмешән): - Бәйрәмгә кунаклар көтәбез, кода-кодагыйлар, улыбыз-киленебез, оныклар - барлыгы 10 кеше тирәсе. Кыскасы, бездә күңелле булачак, "шашлык сезонын" да шунда ачарбыз дип уйлыйм. 9 май көнне, билгеле инде, Җиңү парадын карарга барырбыз.
Николай Плотников (Чирмешән): - Әгәр дә һава торышы матур булса, бу ялларда бераз төзелеш эшләре белән шөгыльләнеп алырга исәп бар. Мунча һәм сарай башларын яңартасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан