Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Керкәле чишмәсен "яшелләндермик"

Кышкы тынлыктан соң, үзенең көләч йөзле шаян кояшы, талгын йомшак җиле, челтерәп аккан саф сулары, сайрар кошлары белән җиргә матур яз килә. Бар табигать җанлана, күңелләрдә - рухи күтәренкелек. Карлар эреп, сулар аккач, көзге, кышкы чүп-чарларыбыз да җир өстенә калкып чыгар инде. Дөрес, хәзер һәрберебезнең өй тирәләре, капка төпләре бик...

Кышкы тынлыктан соң, үзенең көләч йөзле шаян кояшы, талгын йомшак җиле, челтерәп аккан саф сулары, сайрар кошлары белән җиргә матур яз килә. Бар табигать җанлана, күңелләрдә - рухи күтәренкелек.


Карлар эреп, сулар аккач, көзге, кышкы чүп-чарларыбыз да җир өстенә калкып чыгар инде. Дөрес, хәзер һәрберебезнең өй тирәләре, капка төпләре бик матур, чиста, ишегалларыбызда ямь-яшел үлән, йорт алды бакчаларыбызда аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Ләкин, ни кызганыч, беребез дә гөнаһлардан азат түгел шул без. Ник дисәң, йорттагы каты көнкүреш калдыкларын, бакчадагы, лапастагы чүп-чарны күпер төпләренә, су буйларына, бакча башларына ташлаучылар әле дә байтак.

Безнең авыл зираты янында бик матур су чыганагы бар. Аның суы йомшак, мул, тәмле, тик менә чишмәнең тирә-ягы чисталыгы белән мактанып булмый әле. Җәен бу тирәләр каз тизәкләре белән чуарланып, ямьсез "яшелләнә". Билгеле, казларны йортта гына асрап булмый, алар көнозын чишмә, су буйларында. Әмма, барыбер, бу кошны аеруча күп үстерүчеләр, бергәләшеп, киңәшеп, моның бер чарасын тапсалар, бик әйбәт булыр иде.

Су - тереклек дөньясында һәм кеше тормышында яшәү чыганагы. Чишмә суларын эчәбез, чистарынабыз. Елга, буаларда кош-корт кына түгел, балаларыбыз, оныкларыбыз да коена. Күлләрдән балык тотып, аны ризык итеп кулланабыз. Тик моңа рәхмәтле булыр урынга, кеше бу сулыкларга барлык әшәке әйберләрне ташлый. Моннан соң, нинди чисталык, нинди саулык көтәргә мөмкин?! Табигатьне пычратырга бернинди хакыбыз юк.

Быел безнең авылыбыз тагын да чистарыныр дигән өмет бар.Чөнки җыелган чүпне һәр атнаның сишәмбе көнендә, иртәнге якта машина белән капка төбеннән үк алып китәләр. Кем белә, киләчәктә бәлки урамнарга контейнерлар да куярлар әле, чүп-чарны шунда гына ташларбыз.

Элек-электән безнең халык өй тирәләрен тәртиптә тотарга тырышкан, иншалла, хәзер дә, киләчәктә дә бу шулай дәвам итәр. Чисталык, пөхтәлек үзебез өчен бит. Һәрберебезнең йорты алдында агачлар, чәчәкләр үссә, урамнарыбыз, су, чишмә, күпер тирәләребез, бакча башларыбыз чиста, матур булса, нинди рәхәт! Шушы гүзәллеккә ләззәтләнеп яшәсәк, табигатьне рәнҗетмәсәк, үзебез дә, балаларыбыз, оныкларыбыз да сау-сәламәт булыр.

Фәризә Галәүтдинова.

Керкәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined