Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

“Диңгез буе“ - бакчада

Ел буе эштә "чиләнгәннән" соң, үз вакыты җитеп, күңел ял сорый башлый. Дөрес, авыл җирендә яшәгәнлектән, безнең халыкның җәйге яллары - "отпуска"лары еш кына йорт, каралты-кура, бакча, мал тирәсендә зур эшләр майтарып үтә. Хәер, шул арада вакытын, акчасын да табыштырып, көндәлек ыгы-зыгыдан анда-монда ял итеп кайтучылар да бар. Рәмил Хәмидуллин...

Ел буе эштә "чиләнгәннән" соң, үз вакыты җитеп, күңел ял сорый башлый. Дөрес, авыл җирендә яшәгәнлектән, безнең халыкның җәйге яллары - "отпуска"лары еш кына йорт, каралты-кура, бакча, мал тирәсендә зур эшләр майтарып үтә. Хәер, шул арада вакытын, акчасын да табыштырып, көндәлек ыгы-зыгыдан анда-монда ял итеп кайтучылар да бар.

Рәмил Хәмидуллин (Чирмешән): -Үткән ел гаиләбез белән үзем туып-үскән Казахстан якларына, хатынның әти-әнисе янына кунакка барып кайттык. Үз машинабыз белән. Бер якка 2700 километрлар чамасы. Аннан алдагы җәйдә исә Кырымны шулай әйләнеп кайткан идек. Ул якта да туганнарыбыз бар.
Быел отпускабыз өйдә генә үтә. Абзар, мунча тирәләрен рәтлисе бар. Акча шунда "керәчәк". "Бабай" белән "әби" дә кунакка кайтабыз, диләр. Аларны каршыларга әзерләнәбез.
Каникул вакытында балаларга берәр шәһәр күрсәтмичә дә булмас инде. Ике-өч көнгә генә Башкортстандагы Кандракүлгә барырга да исәп бар.
Мария Леушкина (Иске Котыш): - Мәктәптә җыештыручы булып эшләгәнлектән, каядыр еракларга барып ял итәргә финанс мөмкинлекләре юк. Безнең "диңгез буе" бакчада инде ул. Җәйге ялны, гадәттә, июнь аенда алам. 20 сутыйлы зур бакчабыз бар: бәрәңгесен, кишерен, чөгендерен карап, чүп утап җәй үтә дә китә. Терлекләр, сыер тотабыз. Аларны да озакка калдырып китә алмыйсың.
Илдар Биктаһиров (Югары Чегодай) : - Отпусканы җәй көне түгел, бәрәңге, чөгендер алган вакытта - сентябрь аенда алам. Эштән бушагачрак. Чөнки җәен мәдәният хезмәткәрләре Сабан туена әзерләнә, терлекчеләр, комбайнчылар слеты кебек чараларда катнашырга туры килә. Каникул вакытында авылда яшьләр дә күбәя, мәдәният йортында эш арта төшә.
Ә ялга беркая да барганым юк. 40 ел эшләп санаторийларда бер тапкыр да булмадым. Бакча, йорт тирәсендә кайнашу да минем өчен үзе бер ял. Миңа шул җитә.
Ольга Елховская (Күтәмә): - Ике ел элек ирем, балаларым белән санаторийга барган идек, бик ошатып кайттык. Нефтьчеләрдә эшләгәнлектән, миңа бер юлламаны оешмабыз алып бирде. Өч елга бер шулай ял иттерәләр. Быел шул ук санаторийга үзебезнең акчага барырга ниятләп торабыз. Отпусканы мин, гадәттә, балаларның каникуллары вакытына туры китереп алам.
Үзебез киткәч, бакчабызны карап торырга кешебез бар, әти-әниләр ярдәм итә.
Әсхәт Җиһаншин (Чирмешән): - Ялны сентябрьдә алырмын дигән идем. Яңа йорт өлгертәбез, анда эшләргә иде исәп. Булмады, операция ясаттым. Хәзер эшләргә, авыл күтәрергә ярамый, диделәр. Организм ныгысын өчен ялны да шәт июньдә алырга туры килер.
Ә болай каядыр читкә ял итәргә барганым юк. Мөмкинлек чамалы. Бар эшләгән "ызбага" кереп бетә, алган кредитларны да капларга кирәк.
Каникул вакытында хатыным балаларны шәһәргә алып барып кайта. Ә үзем бакчада, куяннарым янында "ял итәм".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X