Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәндә һәйкәлне яңартырга кирәк

Чирмешән үзәгендәге мәңгелек ут янәшәсендәге Билгесез солдат һәйкәле бик күп мөһим бәйрәмнәр үткәрелүче үзәк кебек. Кызганыч, тирәсе нык матурланса да таш һәйкәл бүгенге теләкләргә җавап бирми, минемчә, аның яңасын ясарга вакыт. Яхшы материаллардан, белгечләр белән киңәшеп. Элек бу һәйкәл каршында агачтан трибуна да бар иде. Район җитәкчелеге шунда басып тора,...

Чирмешән үзәгендәге мәңгелек ут янәшәсендәге Билгесез солдат һәйкәле бик күп мөһим бәйрәмнәр үткәрелүче үзәк кебек. Кызганыч, тирәсе нык матурланса да таш һәйкәл бүгенге теләкләргә җавап бирми, минемчә, аның яңасын ясарга вакыт. Яхшы материаллардан, белгечләр белән киңәшеп.

Элек бу һәйкәл каршында агачтан трибуна да бар иде. Район җитәкчелеге шунда басып тора, бәйрәмнәрдә колонналар булып узучыларга сәлам җиткерә иде. Бу тирәдә хәзер генә шәп йортлар басып тора, бар да матур, элек алар кечкенә, салам түбәле, яхшы юллар юк иде. Кыскасы, заманасы башка, һәйкәлне яңартырга, кунакларга күрсәтерлек итеп ясарга кирәктер. Минем фикерне куәтләүчеләр булыр дип уйлыйм. Ана һәйкәле дә кайдадыр бастырылыр, халык теләге тормышка ашар дип өметләнәбез.

Вил Гыймранов.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined