Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә Тукай адашлары бар

    26 апрельдә татар халкының мактанычы булган бөек шагыйребезнең туган көне. 27 яшькә кадәр генә гомер итеп, үзеннән соң никадәр бай мирас калдырган сәләт иясенең иҗатын милләттәшләребез тагын бер кат барлап ала. Баксаң, безнең районда да Тукай исеме белән бәйле вакыйгалар, шәхесләр байтак икән. Нургаяз Яруллин (Тукай поселогы, пенсионер): - 1925...

    26 апрельдә татар халкының мактанычы булган бөек шагыйребезнең туган көне. 27 яшькә кадәр генә гомер итеп, үзеннән соң никадәр бай мирас калдырган сәләт иясенең иҗатын милләттәшләребез тагын бер кат барлап ала. Баксаң, безнең районда да Тукай исеме белән бәйле вакыйгалар, шәхесләр байтак икән.

    Нургаяз Яруллин (Тукай поселогы, пенсионер): - 1925 елда Иске Кади авылыннан аерылып чыккан безнең авылыбыз Тукай исемен йөртә. Бу - безнең өчен горурлык. Белүемчә, Тукай авылы Чувашиядә дә бар.
    22 йортлы, 60лап кеше яшәүче тукайлылар өчен мәрхүмнең рухы шаттыр. Халкыбыз уңган, йортларыбыз төзек, кечкенә генә поселок булса да - мәчетебез эшләп тора.
    Тукайны юкка гына русның Пушкины белән чагыштырмыйлар. Милләттәшебез дә йөгерек тел белән гасырларга җитәрлек матур әсәрләр иҗат иткән. Озаграк яшәсә, әле тагын күпме әсәрләр язган булыр иде. Бала чакта без аның "Туган тел"ен, "Шүрәле"сен, "Кәҗә белән сарык" әкиятен тыңлап үстек.
    Габдулла Гомәров (Кармыш авылы, укытучы): - Ә мин Тукайның адашы булуым белән горурланам. Габдулла - "Аллаһ колы" дигән сүз.
    Мәктәптә укыганда Тукайның "Пар ат" шигырен яклавым истә. Аның юлларын әле бүген дә кабатлый алам. Ә "Шүрәле"не татарда белмәгән кеше юктыр инде. Болар - аның хезмәтләренең тамчысы гына. Минемчә, Тукайның даһилыгы - шул яшьтә үк тирән акыл иясе булуы һәм милләтебезнең язмышы өчен янып-көеп яшәвендәдер.
    Рим Сөнгатуллин (район прокуроры): - Мин тумышым белән Арча районыннан. Бала чагында Тукай яшәгән Кырлай мәктәбендә белем алдым. Үскәндә, мин дә бәлки олуг шагыйребез атлап йөргән сукмаклардан узганмындыр. Табигать, Тукай язганча, матур безнең якларда, яңгыр да вакытында явып, җиле дә вакытында исә... Данлыклы якташымның үткен телле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, тәнкыйтьче, журналист булып җитлегүендә шушы хозурлык та йогынты ясагандыр.
    Резидә Локманова (Иске Кади авылы, укытучы): - Безнең авыл дистә еллар Тукай исемен йөртте. Олуг әдипнең исемен бирүне колхозчыларга хуҗалык рәисе Гаяз абый Гарифуллин тәкъдим иткән һәм ялгышмаган да. Бөек татар шагыйре исеменә тап төшермичә, колхозыбыз заманында зур уңышларга ирешеп, миллионер колхоз буларак бөтен СССРга таныла. Тукайлылар Украинадагы Щорс исемендәге колхоз (Завадовка авылы) белән чөгендер игү буенча хезмәттәшлек итә. Украина дусларыбыз безнекеләр бүләк иткән Тукай бюстын үз авыллары музеенда әле дә кадерләп саклыйлар. Авылыбыз мәдәният йорты каршында да "адаш" шагыйребезнең бюсты урнаштырылган. 26 апрельдә - Тукай туган көнендә биредә быел да Шигырь бәйрәме үткәрәчәкбез.
    Шамил Тукаев (Туймәт авылы, пенсионер): - Безнең нәсел бик сирәк - Тукаев фамилиясен йөртә. Кайберәүләр миңа шаяртып, "Тукай оныгы" дип тә җибәрәләр. Моңа ачуланмыйм - горурланам гына. Аллага шөкер, шагыйрьнең фамилиясенә тап төшермичә, Мөнирә апагыз белән дә 54 ел бик матур гомер иттек. Яныбыздагы балалар, оныклар белән тату яшибез. Шунсыз ярамый, Тукаевлар бит без.
    Сәрия Бикбова (Бәркәтә авылы, пенсионерка): - Без яши торган урамны 90нчы елларда Тукай исеме белән атадылар. Әлбәттә, мин моңа бик шат. Тик, кызганыч, урамыбыз гына картая. Җәйләрен кайбер буш йорт тирәләрен чүп үләне баса. Тукай исеме белән бәйле урамга бу бер дә килешми.
    Соңгы елларда мин Тукайның публиицистик әсәрләре белән ныграк таныштым. Аның тирән белемлегенә, милләтпарвәрлегенә, сәясәтне яхшы аңлавына тагын бер кат инандым. "Адашыбыз" истәлегенә Казанда узучы Шигырь бәйрәмен быел да телевизор аша караячакмын.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: