Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Бәрәңгегез яхшы үсәме?

Бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен зур хезмәт куярга кирәк. Участокны вакытында чүптән арындырып, төпләрен йомшартып, өеп кую белән генә эш бетми бит әле, аны колорадо коңгызыннан да саклыйсы бар. Сезнең бәрәңгегез ничек үсә, барына да өлгерәсезме? Лилия Әмирханова: - Бәрәңгене, чәчкәндә үк, "Престиж" препараты белән эшкәрттек. Шуңа эшебез кимеде: коңгызларны...

Бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен зур хезмәт куярга кирәк. Участокны вакытында чүптән арындырып, төпләрен йомшартып, өеп кую белән генә эш бетми бит әле, аны колорадо коңгызыннан да саклыйсы бар. Сезнең бәрәңгегез ничек үсә, барына да өлгерәсезме?

Лилия Әмирханова: - Бәрәңгене, чәчкәндә үк, "Престиж" препараты белән эшкәрттек. Шуңа эшебез кимеде: коңгызларны җыярга яки агуларга кирәкми. Бәрәңге сабагында кортлар юк, алар җирдә үлеп ята. Ә чүпне утап торабыз.
Илсөяр Киреева:- Кортлардан котылам дип, бәрәңге орлыгын ук агулап булмый инде. Өстән сипкәндә сабаклары гына агуланадыр. Колорадо коңгызларын башта җыйдык, аннан соң, күбәйгәч, "Актара" белән эшкәрттек. Яңгырлардан соң бәрәңге бик яхшы үсеп китте, баш төртә алмаганнары да чыкты. Чүп үләннәре дә үсә инде. Бәрәңге участогыбыз кечкенә булмаса да, төпләрен кул көче белән өеп чыктык.
Федор Трофимов:- Бәрәңгене 1 майда ук чәчтек. Без, гадәттә, Питраудан соң яңа бәрәңге ашый башлыйбыз. Бүген дә бәрәңгебез чәчәктә утыра, чүптән арындырдык, өйдек. Ә коңгызларга килгәндә, орлыкны "Престиж" белән эшкәртеп чәчсәк тә, кортлар бар, шуңа күрә сабакларга да агу сиптек.
Айдар Кәримов: - Бәрәңгенең орлыгын алмаштырган идек, әллә шуңа, быел коңгызлар азрак. Өлешләп кенә, былтырдан калган "Актара", "Командор" препаратлары сиптердем. Бакчаны инде өч тапкыр чүптән арындырдык, йомшарттык, кул сукасы белән тартып, бәрәңгенең төбен өйдек. Яңгырлар булды, яхшы уңышка өметләнәбез.
Сабирҗан Сөбханкулов: - Без бәрәңгене үзебезгә җитәрлек кенә үстерәбез, бакчаның күбрәк өлешенә маллар өчен чөгендер чәчәбез, аны үстерү, эшкәртү җиңелрәк. Бәрәңгене мотоблок белән утыртабыз, өябез һәм алабыз да. Дөрес, матик белән берничә кат чүпләрен кырдык. Ә колорадо коңгызларыннан котылу өчен "Корадо" сиптем.
Рафаэль Сөләйманов: - Үткән ел "Престиж" белән эшкәртеп чәчкәч, коңгызларның барлыгын да оныткан идек. Быел да шул алымны кулландык, тик "подделка" булды ахыры, бер тапкыр сабакларга өстән дә агу сиптек, тагын бөркесәң дә була. Яздан бәрәңге тигез чыкмаса да, хәзер бик матур үсәләр, бакча чәчәктә утыра. Дым һәм җылы булгач, чүбе дә үсә инде, матикка эш җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан