Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Иске Элмәле чиркәвенә 100 еллык икона кайтты

Иске Элмәле авылында элеккеге җимерелгән урынында тергезелгән чиркәү ачылуның 25 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Әле бу гына да түгел, 100 елдан соң храмга "Взыскание Погибших" дип аталган Изге Ана иконасы кире кайтарылды. Бу көнне иртәдән үк олысы, кечесе чиркәүгә ашыкты. Искеэлмәлелеләр генә түгел, күрше авыллардан, Аксубай, Челно-Вершины, Әлмәт, Шентала...

Иске Элмәле авылында элеккеге җимерелгән урынында тергезелгән чиркәү ачылуның 25 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Әле бу гына да түгел, 100 елдан соң храмга "Взыскание Погибших" дип аталган Изге Ана иконасы кире кайтарылды.

Бу көнне иртәдән үк олысы, кечесе чиркәүгә ашыкты. Искеэлмәлелеләр генә түгел, күрше авыллардан, Аксубай, Челно-Вершины, Әлмәт, Шентала районнарыннан да чарага килүчеләр бар иде. Хәтта Мәскәүдән дә кунаклар - Иске Элмәледә туган, РФның Федерация Советы сенаторлар Клубы башкарма директоры Николай Тузов үз хезмәттәшләре белән кайткан. Һәм юкка да түгел, чөнки Изге Ана иконасын храмга кайтару эше философия докторы, профессор, академик Николай Витальевич катнашында башкарылды.

Бик кадерле православ бүләкнең тарихы болай. 1917 елгы революциядән соң, дини корылмалар җимерелгән чорда, монда яшәүче Мария Дмитриевна Тузова иконаны алып чыгып яшерә һәм үзендә саклый алган. Әби үзе 103 яшькә җитеп, иконаны сакларга кызы Екатерина Васильевнага васыять итеп калдыра. Аннан икона мирас буенча оныкка, православие традицияләренә тугры булган Николай Тузовка гаиләсенә күчә. Алар иконаны яңартып, Иске Элмәлегә чиркәвенә кайтарырга килешәләр. Шулай итеп икона чиркәүдә диварында лаеклы урын ала.

Храм настоятеле Сергий атакай үткәргән бәйрәм службасыннан соң, халык алдында Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров, протоиерей Петр Занкович чыгыш ясадылар. Алар чиркәү төзелешенә өлеш керткән барлык авылдашларга, якташларга рәхмәтләрен ирештерделәр.

Чиркәүгә бәһасез бүләк тапшырган Николай Тузов буш кул белән кайтмаган, ул мәдәни һәм рухи мирасны үстерүгә, Иске Элмәледәге Архангел Михаил дин йортын яшәтүгә өлеш керткәннәре өчен, кайбер якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды. Чиркәүдә махсус тактага уеп язылганнарының да исемнәре онытылмаячак.

Чиркәү авылдагы тагын бер рухи йорт - авыл мәдәният йорты белән күрше. Монда эшләүче энтузиастлар, күп кенә мәдәни һәм дини чаралар оештыручылар Вера Захарова, Елена Селиванова, китапханәче Ирина Кондрашкина шулай ук бүләкләргә лаек булдылар.

Үткәннәрне, халык гореф-гадәтләрен саклап, яшь буында яхшы кешелек сыйфатлары тәрбияләп озак яшәсен изге йортларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чиркәү 100 еллык икона кайтты