Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чумачка мәчетен җыйнау җылыттылар

Чумачка авылы мәчете бинасын быел газ ягып җылыта башладылар. Моңа кадәр аның өчен электр яндырганлыктан, җылылык бик кыйммәткә төшә иде.

Авыл зур түгел - 100 дән күбрәк кеше яши, ә мәчетне карап тору чыгымнар сорый. Ярдәм итмәсәләр, булышмасалар, кыенга туры килә. Әнә дин йортын җылыту эшләре дә 300 мең сумнарга төшкән.

-Шөкер, күмәк көч белән моны җиңеп чыктык. Чумачка авылы халкына, үземнең авылдашларга – кармышлыларга, район мөхтәсибе  Минсәгыйрь Миншинга рәхмәт. Лашманнан Рамил Гыйматдинов җылыту торбаларын сузды,  мичен урнаштырды, Булат Латыйпов шул  мичне алып бирде. Лениногорскидан Камил Таҗиев бригадасына, район газчыларына да рәхмәтлебез. Аллаһы Тәгалә изге эштә булышучыларның тәннәренә – саулык,  малларына   - бәрәкәт, йортларына иминлек бирсә иде, - ди Чумачка мәхәлләсе имам-хатыйбы  Мәүлет хаҗи Нуруллин.

Кызганыч, монда мәчеткә йөрүчеләр азрак шул. Әле ярый бу яктан авыл әбиләре өлгер. Дөрес, гает намазларына 50 гә якын кеше җыела икән.

-Бөтен максатыбыз – авыл өстендә азан тавышы тынмасын, дибез.  Мәчеткә сукмакны суытмаска кирәк. Аллаһыга шөкер, әлегә дини йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне башкарып яшибез, - ди авыл имамы.  

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев