Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чумачка авылында да дин йорты ачылды

    Хәзер районның һәр татар авылында мәчет бар. Аның соңгысы, егерме өченчесе, 50 йортлы, 136 кеше яшәүчеЧумачка авылында сафка басты. Изге җомга көнне, уразага керер алдыннан, бу авылга кунаклар агылды. Рәхмәт, күбесе төзелеш барышында да үзләреннән өлеш чыгарып, бу эшне тизләтергә булышкан. -Ике йөзләп кеше матди ярдәм күрсәтте, мәчетне өлгертүдә районның...

    Хәзер районның һәр татар авылында мәчет бар. Аның соңгысы, егерме өченчесе, 50 йортлы, 136 кеше яшәүчеЧумачка авылында сафка басты.

    Изге җомга көнне, уразага керер алдыннан, бу авылга кунаклар агылды. Рәхмәт, күбесе төзелеш барышында да үзләреннән өлеш чыгарып, бу эшне тизләтергә булышкан.
    -Ике йөзләп кеше матди ярдәм күрсәтте, мәчетне өлгертүдә районның башка мәхәлләләренең дә булышлыгы бик ярады,- ди биредәге имам Мәүлет Нуруллин. - Билгеле, изге гамәлләребезне Аллаһы тәгалә дә гел куәтләп торды.
    Һәр ягында унөчәр бүрәнәле бинаны бер елда өлгерткәннәр. Төп материал - нарат агачын янәшәдәге урманнан гына кисеп кайтарганнар. Бура буратып, түбәсен дә бергәләп япканнар, манара, ай куйганнар. Барлык эшләргә 400 мең сум тирәсе акча тотылган.
    Чумачкада элек тә мәчет булган. Тик ул, агач бина, 1936 елда янган.
    Район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин әйтүенчә, әлеге мәчетне төзетүче, авылга иман нуры иңдерергә алынган бик тәвәккәл кеше - Мәүлет Нуруллинга Аллаһының олы рәхмәтләре ирешсен. Бәйрәмдә мәчеткә Мәүлет исемен бирергә тәкъдим белән күпләр килеште. Кармышта туып үскән, бүген Чумачкада яшәүче имам М.Нуруллин мәчеткә яшьләрне ныграк җәлеп итү өчен көч куймакчы. Дин йорты, гомумән, буш торырга тиеш түгел, ул халыкка хезмәт итсә яхшы. Кызганыч, бу авылда намазга йөрүчеләр өч-дүрт кенә икән.
    -Дин - тәрбия. Бүген мәчеткә йөрүне тыючы юк. Рәхәтләнеп гыйбадәт кыл, Аллаһыны таны, аны зурла,-диде бәйрәмгә килгән кунак - район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Күбебез үз-үзебезне җиңә алмыйбыз, никтер намазга басуны сузабыз.
    -Моңа кадәр берничә ел иске мәктәп бинасында намаз укыдык,- ди авылның иң өлкән бабае - 80 яшьлек Әбелкәрам Кашапов. - Мәчет ачылуга бик шатбыз. Чумачкабызда су, газ, электр уты, юл - бар да бар, Аллага шөкер.
    Чумачкага, аны Өчма, Оҗма дип тә атыйлар, 1921 елда нигез салынган. Монда иң әүвәл килеп утыручылар - Югары Чегодай кешеләре.
    Җыйнак кына, 5 тәрәзәле, 4 ишекле, электр белән җылытылучы яңа мәчетне төзүдә бик күпләр өлешле. Юмарт эшкуар Булат Латыйпов төзелеш барышында иң нык булышса да, бүгенге тантанага-мәҗлескә дә буш килмәгән, телевизор һәм видеомагнитофон бүләк итәргә ниятләгән. Туган авылына олы хөрмәте күренеп тора.
    Мәчет ачылу көнендә биредә булырга җай тапкан башка авыллар имамнары да "өй туена" бүләкләр белән килгәннәр.
    ... Барча халык дога кылып, тәкбир әйтеп, мәчет янында дус-ишләрен барлады, үткәннәрне искә төшерде. Ә мәчеттә җомга намазы укылды. Бераз соңрак бабайлар тәравих намазына җыелачак. Иртәгә уразага керәбез.
    Мәчет ачу тантанасыннан фоторепортаж:

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: