31 декабрь 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә Кыш бабай Гыйрфановлар гаиләсенә өй ачкычы тапшырды
Түбән Кәминкә авылыннан Илгиз һәм Лилия Гыйрфановларга Яңа ел алдыннан өр-яңа йорт бүләк иттеләр. Башка гаиләдә тәрбияләнгән ятим егет гаиләсенең хәзер район үзәгендә мунчасы да булган, 42 квадрат метрлы үз "почмагы" бар. Чирмешәндәге Бакча урамында, быел ачылган "Әкият" балалар бакчасы каршында шундый дүрт йорт төзелгән. Тыштан карап торышка, кечкерәк кебек...
-
Бәркәтә егете - Дәүләт бүләге лауреаты
Яңа ел алды көннәрендә Казан Кремлендә сигез галимгә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премияләре тапшырылды. Алар арасында безнең якташыбыз, Чирмешән якташлыгы галимнәренең секция җитәкчесе, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең эпизоотология, паразитология һәм радиобиология кафедрасы мөдире Минсәгыйть Лотфуллин да бар. Минсәгыйть Хәйрулла улы Лотфуллин 1950 елда Бәркәтә...
-
Татарстан китап нәшрияты укучылардан тәкъдимнәр көтә
"Татарстан китап нәшрияты" дәүләт унитар предприятиесе яңа үсеш юлларын даими эзли. "Татар әдәбияты үзәге" интернет-порталын әзерләп файдалануга кертү планлаштырыла. Ул кәгазь китапларны сатып алу һәм кайтаруны, электрон китапларны сатып алу һәм укуны, шулай ук татар әдәбияты турында мөмкин кадәр киң мәгълүмат алуны тәэмин итәчәк. Нәшриятның http: www. TatKniga.ru сайты аша...
-
Чирмешәнлеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлый
"Сезне һәм якыннарыгызны ихлас күңелдән Яңа, 2016 ел белән тәбрик итәм. Узып баручы елда без бергәләп уңышлы эшләдек һәм ниятләгән күп кенә гамәлләрне уртак тырышлык куеп башкаруга ирештек. Яңа елның нинди булуы тулысынча безнең үзебездән, һәр татарстанлыдан тора. Республикабызның киң мөмкинлекләргә ия булуы нәтиҗәсендә алдыбызга масштаблы яңа бурычлар куя һәм...