31 июль 2014 яңалыклары
-
Әмирдә “Авыл көне“ була
Бу атнада, 2 августта, Әмирдә "АВЫЛ КӨНЕ" уздыралар. Бәйрәм Сабан туе кебек оештырыла. Казаннан артистлар да катнашачак. Чара сәгать 12 дә башлана.
-
Чирмешән юлында Нурлат кешесенең гомере өзелде
Нурлат шәһәреннән Чирмешәнгә эшкә дип чыгып киткән 52 яшьлек нефтьчегә өенә исән-сау кайтырга насыйп булмаган. Юлда машина бәрдергәннән соң, ир-ат һәлакәт урынында ук җан бирә. Бичараның Югары Чегодай авылы ягындагы ДНСка эшкә килүе була. Автобустан төшеп калган энергетикны Мордва Афонькәсеннән Чирмешәнгә баручы җиңел автомашина бәрдерә. ЮХИДИ инспекторлары сүзләренчә, аның йөртүчесе...
-
Чирмешән артистлары Яна Чишмә районында чыгыш ясаячаклар
ТР Мәдәният министрлыгыннан бирелгән график буенча, безнең районның мәдәният хезмәткәрләре Яңа Чишмә районында, яңа төзелгән, күпфункцияле үзәкләре булган авылларда концерт номерлары белән чыгыш ясый. 25 июль көнне артистлар Чертушкино авылы халкына концерт күрсәткән. -21 августта - Ак Бүре, 29 августта Шахмай авыллары халкы каршында чыгыш ясарга җыенабыз, - ди район...
-
Чирмешәннең мактаулы гражданнары күбәйде
Район Советының чираттагы утырышында тагын ике якташыбызга "Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы мактаулы гражданины" дигән исем бирү турында карар кабул ителде. Хәзер бездә мактаулы гражданнар унау булды. Бу юлы бу исемгә мәгариф системасы ветераны Екатерина Ивановна Митяева һәм авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Минвәли Шәйхатдар улы Насыйров лаек булды. Екатерина Митяева...