31 май 2016 яңалыклары
-
Чирмешән лицее укучылары - Тукайның туган ягында
Май ахырында без класс белән Кырлай авылына экскурсиягә бардык. Арча районы бездән бик ерак икән... Менә без килеп җиттек. Баштан барыбызны да кафеда тәмле итеп ашаттылар. Аннан соң музейга киттек. Анда безгә бөек Тукай турында сөйләделәр. Монда тагын бер кызык көткән - музей янындагы инештә класс белән катамаранда, көймәдә йөзеп...
-
Ураза ае башлана
Уразаны буй җиткән, сау-сәламәт һәм пакъләнгән барлык мөселманнар да тотарга тиеш. Ураза тоту, бигрәк тә ул Рамазан аенда үтәлсә, ел буена кылынган гөнаһлардан арынуның бердәнбер юлы икәнлеге турында дәлил. Быел беренче тәравих намазы 5 июньдә укылачак. Уразаның беренче көне - 6 июнь. Мәчетләрдә тәрәвих 20 рәкәгать укыла. Уразаның соңгы көне...
-
Ярдәм итәм дип алдап 13 яшьлек кызны көчләгән ирне тоткарлаганнар
Полицейскийлар 25 майда Казан янында 13 яшьлек кызны көчләгән адәмне тоткарлады. Юлдагы видеокамералар ярдәмендә 37 яшьлек йөк машинасы шоферының эзенә тиз төштеләр. Кыз ул көнне автобуска утырып Юдинодан Казан үзәгенә бара торган була. Бервакыт ул үзен начар хис итә башлый һәм Лебяжье күле янында төшеп кала. Соңрак аның янында йөк...
-
Чирмешәнлеләрне һәм район кунакларын Сабантуйга чакырабыз!
Район үзәгендә Сабантуй 5 июньдә була. Стадионда үтәчәк бәйрәм сәгать 10да, ә ат чабышлары шул көнне 9 сәгать 30 минутта башланачак. 4 июньдә Сабан туе Бәркәтәдә, Югары Кәминкәдә, Ивашкинода, Кармышта, Лашманда, Утыз Имәндә, Иске Кадида, Иске Үтәмештә, Туймәттә, Түбән Чегодайда да оештырылачак. Ә Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле халкы -...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Зиратта вагончыклар куйганнар Кара Чишмә авылының ике зиратына да кирәк -яракларны саклар өчен вагончыклар урнаштырганнар. Аларны 2015нче елда җыелган үзсалым акчасына сатып алганнар. -Мондагы өйчекләр нык искергән иде, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәдиф Халиков. - Аларны сүтеп алдык, урыннарын җыештырдык. Берәү дә калмаган Бүген Яңа...
-
Чирмешәнлеләр сайлау алдында: социаль пакетмы әллә акчамы?
Районда 5953 пенсионер яши, шуларның 2206сы федераль ташламаларга ия. Әлеге пенсионерларның 1468се социаль пакет аша бирелүче дарулардан баш тарткан, ягъни бу ярдәмне 66,5 проценты акчалата ала. 1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасының күләме арткан, хәзер тулы социаль пакет 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Дарулар өчен 766 сум 55 тиен каралган,...
-
Чирмешәнлеләр “Якыннарыңны яздыр!“ акциясенә кушыла
Чирмешәндә яшәүче Миннурый Никифорова инде сигез ел "Сөембикә" җурналына үзе дә языла һәм Приморье краенда яшәүче Мәдинә апасына да яздырып кына калмый, ә ай саен журналның һәр номерын махсус бандероль белән почта аша җибәрә. Майның соңгы көннәрендә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Якыннарыңны яздыр!" дигән акция игълан итте. Аның кысаларында һәр кеше...