31 март 2025 яңалыклары
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге апрель аенда социаль пенсияләрне индексацияләнгән күләмдә күчерәчәк
Социаль фондның Татарстан бүлеге 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә 14,75% ка индексацияли. Индексация республикада яшәүче 85 меңнән артык кешегә кагылачак.
-
Чирмешәндә гала-концерттан кергән акчалар сугышчыларга ярдәмгә тотылачак
Чирмешәндә 4 апрельдә Ватан сакчылары елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү хакына” дип аталган “Туган як җәүһәрләре” – “Жемчужины родного края” халык иҗаты район фестиваленең гала-концерты була.
-
Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Илнар Мортазин киләчәккә планнар кора
Махсус хәрби операциядә җитди яраланган Илнар Мортазин биш айда 19 операция кичергән.
-
Чирмешәннән Гатиннар гаиләсе шахмат буенча республика ярышларында катнашачак
Чирмешәнлеләр Базарлы Матакта шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” республика бәйгесенең зона этабында беренче урынны яуладылар.
-
Чирмешән районында Гает бәйрәме тыныч узды
30 март – Ураза гаете көнне райондагы 23 мәчеттә дә гает намазлары укылды.
-
31 мартка һава торышы
Бүген, 31 мартта, Татарстанда коры һәм аномаль җылы һава торышы көтелә.