Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман укучылары шигырь язып бүләк алганнар

Лашман урта мәктәбе укучылары Айгөл Саматова һәм Рания Газыймҗанова шагыйрә Клара Булатова премиясе өчен бәйгедә катнашкан. Кызлар - иҗади эш номинациясендә лауреатлар. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәткәрләр әзерләү институты мондый бәйгене өченче ел рәттән уздыра. Аның быелгысында Айгөл жюри карамагына "Ялгыз чишмә" нәсерен җибәрсә, Рания шигырьләрен тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, каләм тибрәтүче...

Лашман урта мәктәбе укучылары Айгөл Саматова һәм Рания Газыймҗанова шагыйрә Клара Булатова премиясе өчен бәйгедә катнашкан. Кызлар - иҗади эш номинациясендә лауреатлар.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәткәрләр әзерләү институты мондый бәйгене өченче ел рәттән уздыра. Аның быелгысында Айгөл жюри карамагына "Ялгыз чишмә" нәсерен җибәрсә, Рания шигырьләрен тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, каләм тибрәтүче укучылар бәйге лауреатлары булып, кыйммәтле китаплар, язу-сызу әйберләре белән бүләкләнгән. Рания Газыймҗанованың былтыргы конкурс эшләре - "Исхакыйга хат" поэмасы һәм "Уңышсыз тәҗрибә" хикәясе әлеге бәйгеләрнең иң уңышлы иҗат җимешләре рәтенә кергән "Яңа җырлар шавы" җыентыгында да дөнья күрде. Кызларга шул басманы да бүләк иткәннәр.
Лашманнан тагын ике укучы - Фәния Вәгыйзова һәм Гөлинә Газыймҗанова да бәйгедә дипломант булдылар. Алар Клара Булатова иҗатын өйрәнүгә багышланган хезмәтләр язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашманка