30 июль 2015 яңалыклары
-
Социаль хезмәтләр җыелмасы яки акча
Районда федераль ташламаларга ия 2254 кеше яши, шуларның 1545се 2016 ел өчен дарулар алудан баш тарткан. Ягъни бу пенсионерлар рецепт буенча бирелүче дарулар урынына акча алырга уйлаганнар. Аның айлык күләме 716 сум 40 тиен. Социаль хезмәтләр җыелмасына ия пенсионерларга бушлай дару, санаторийда дәва алу өчен юллама бирелә, алар транспортта бушка...
-
Янгын сүндерүчеләр белән урманчылар берләшкән
Җәй айларында халык аеруча урман, су буйларында ял итәргә күнеккән. Билгеле, монда учак ягыла, шашлык кыздырыла. Ә ут белән сак эш итәргә кирәк. Сүндерелмәгән бер шырпы да зур янгын китереп чыгарырга мөмкин. Янгынчылар да ут белән сак булырга, тиешсез урында учак якмаска киңәш итәләр. Ә урманчылар алдан чарасын күрәләр, профилактик...
-
Чирмешәндә автостоянка төзиләр
Район Советы бинасы янәшәсендә (мәдәният йорты каршында) машиналар туктау - кую урыны - стоянка ясыйлар. Шунда, Титов урамындагы нык бозылган юлны да төзәтә башлаячаклар. Марат Гомәров фотосы.
-
Чирмешән районында яшенле яңгыр көтелә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 30 июльдә, республиканың күпчелек районнарында яшен булу һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 21 секундка җитеп көчәюе ихтимал. Бүген аязучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 29 градуска кадәр җылыта. Казанда...
-
Чирмешән районында 13 яшьлек кызның шаяртуы кыйммәткә төшә
Беркөнне безнең районнан Казандагы коткару хезмәтенең "112" бердәм номерына хәвефле сигнал керә. Кыз бала ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Адресын сорагач, ул элемтәне өзә. Икенче көнне үк кызны әтисе белән полиция бүлегенә чакырталар. 13 яшьлек якташыбыз шаяртып кына шалтыраткан икән. Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе утырышына әтисе белән чакырылган кыз,...