30 июнь 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә яңа сквер була
Район үзәгендә, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршында республика программасы нигезендә яңа сквер төзи башладылар. Әлеге объектка республикадан 5 миллион, район бюджетыннан 2 миллион 600 сум акча бирелә. Бүген монда әзерлек эшләре бара, техника парк буласы мәйданны тигезли. Инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, яңа ял итү урынында агачлар утырту, җәяүлеләр юлы...
-
Күрше авыллар да читтә калмый
Шешминкада Дмитрий Солунский храмын торгызу дәвам итә. Бу күп чыгымнар, төзелеш материаллары таләп итүче бик зур эш. Шунысы куанычлы, дин йортын төзекләндерүдә төрле милләт, төрле авыл халкы да теләп ктнаша. Күптән түгел бу изге эшкә Түбән Кармалкадан Николай Матросов, Лидия Миронова, Александра Жильцова, Валентина Рунова һәм аның кызлары Надежда, Вера,...
-
Иске Үтәмеш авыл китапханәсе хезмәткәрләре грант откан
Иске Үтәмеш авыл китапханәсе хезмәткәрләре быел откан грант акчасына мәдәният йорты каршына беседка ясатып куйганнар. Хәзер монда авыл яшьләре рәхәтләнеп ял итәләр. Кадыйр Гомәров фотосы.
-
Яңа Элмәле мәдәният йорты директорына Рәхмәт хатын Президент үзе тапшырган
Яңа Элмәле мәдәният йорты директоры Александра Ильдирякова Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Александра Григорьевнага бу бүләкне Нурлатта узган "Уяв" бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган. -Александра Ильдирякова 25 ел мәдәният йорты директоры булып эшли, ул "Пилеш" ансамбле җитәкчесе дә,- ди район мәдәният бүлеге...
-
Питрау җитте – җәй бетте
12 июль көнне Әккәрәйдә Питрау бәйрәме үткәреләчәк. -Питрау иң матур, күркәм бәйрәмнәрнең берсе, - ди Әккәрәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лидия Квакова. - Ул христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Питрауда, Уявтан башланып киткән бәйрәмнәр төгәлләнә, печән өсте, урак башлана. Питрау белән бәйләнешле бик...
-
Якты Тау халкы авыл бәйрәменә җыена
Якты Тау халкы Рамазан ае үткәннән соң авыл бәйрәме - Сабантуй үткәрергә җыена. 25 июльгә планлаштырылган чара авылда һәм читтә яшәүче якташлары ярдәме белән оештырылачак. Кадрия Гамирова фотосы.
-
Якты Тау авыл мәдәният йортында ифтар мәҗлесе оештырганнар
Якты Тау авыл мәдәният йортында ифтар мәҗлесе оештырганнар. Әлеге табынны оештыру өчен матди ярдәмне Якты Тауда туып үскән, бүген Мәскәү шәһәрендә яшәүче Наилә һәм Миңнегөл Кыямовалар күрсәткән. Авыз ачу мәҗлесенә 50ләп кеше килгән.