30 март 2017 яңалыклары
-
Яр Чаллыда чирмешәнлеләр очрашуы (ФОТОРЕПОРТАЖ -2нче өлеше)
-
Яр Чаллыдагы якташлар “крис“ биюен тансыклаган
Бу калада яшәүче чирмешәнлеләр "Энергетик" мәдәният сараенда узган чираттагы очрашуда рәхәтләнеп "крис" биеделәр. Гадәттә, ул безнең як мишәрләренең яраткан уены. 600гә якын якташыбыз тамаша залында үзебезчә, "кучарка", "нүеш", "умит", "әпәй" һәм башка "тәмле" сүзләр кыстырып та сөйләште, "Без чирмешәнлеләр!" дип мактанышып та алдылар. Мәҗлестә бар да килешә, монда бер-береңне гаепләү...
-
Төмәннәр Чирмешәнне ошатып киткән
Чирмешәндә узган бокс турнирыннан соң кулыма каләм алуым. Сүземне Төмән боксчылары рәхмәтеннән башлыйм әле. Алар матур бәйге оештырган өчен чирмешәнлеләргә, җитәкчеләргә бик зур рәхмәт әйтә. Минем аша бу җылы сүзләрне Кәримовлар гаиләсе юллады. Оста боксчы, бик күп җиңүләргә ирешкән Марат Кәримов бу юлы да үзенең ике улы һәм башка шәкертләре...
-
Чирмешән егетләре хезмәткә әзерләнә
1 апрельдә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген районда 160лап яшь кеше медицина комиссиясенә әзерләнә, анализлар тапшыра. Хезмәткә иң элек белемле, һөнәрле егетләр алыначак.
-
Яр Чаллыда чирмешәнлеләр очрашуы (ФОТОРЕПОРТАЖ -1нче өлеше)
-
Чирмешәндә "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесенә әзерләнәләр
Мәктәп укучылары "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесенә әзерләнә. Ул өч номинациядә узачак. Беренче номинациядә, башка милләт балаларыннан тыш, татарлар да катнаша. Мәктәпләрдә 5-11 класс укучылары иҗади бәйге кысаларында хикәя, әкият язалар. Аларда 1 урын алган эшләр 8 апрельгә кадәр район мәгариф бүлегенә тапшырылачак. Икенче номинация күбрәк фантазия сорый. Укучылар, укытучылар белән...