29 июль 2014 яңалыклары
-
Чирмешәндә мөселман Сабан туе үтте
Түбән Чегодай авылы имамы Әхәт Рамазанов Сабантуйда чүлмәкне оста ватып, истәлек бүләге алды. Заманында К-700не дә тыңлаткан механизатор шул. Башка кайбер бабайлар тоткан таяк кына, күзләр бәйләгән булгач, кыен сукты. -Бүген муллалардан көлсәгез дә ярый, бәйрәмебез шундый бит,- дип шаяртты вакытлыча комментаторга "әверелгән" Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов. Инде...
-
Ульяновка мәктәбендә теплицалар бар. Күгәрчен оясы да булачак.
Ульяновка урта мәктәбе укучылары токымлы күгәрченнәр үрчетү белән шөгыльләнмәкчеләр. Балаларга мондый бүләкне мәктәпнең элеккеге укучысы, бүген Төмән өлкәсендә яшәүче эшмәкәр Александр Ермолаев ясаган. Ул авылга 40 күгәрчен алып та кайткан. Хәзер кошлар өчен өй ясыйлар. Аны мәктәп территориясендә урнаштырачаклар. -Александр Васильевич безгә гел ярдәм итеп тора, - ди Ульяновка мәктәбе...
-
Чирмешәндә этләргә, мәчеләргә прививка ясаячаклар
Узган ел безнең районда хайваннарда котыру чиренең дүрт очрагы теркәлгән. Шөкер,быел әлегә андый хәлләр күзәтелмәде. Әмма республикадагы вәзгыять саграк булуны, алдан тиешле чаралар күрүне таләп итә. Мәгълүм булганча, котыру чирен хуҗасыз этләр, мәчеләр һәм кыргый хайваннар - төлкеләр, бүреләр, бурсыклар тарата. - 2013нче елда төлкеләр Ульяновка, Түбән Кармалка, Девичья Поляна...