29 июнь 2017 яңалыклары
-
Чирмешән “Акатуй”га әзерләнә
15 июль көнне Чирмешәндә чуваш Сабан туе - "Акатуй" булачак. Бәйрәме Сабантуй мәйданында сәгать 10 да башлана.
-
Түләгәч, эшләргә дә кызык
"Сөлчә" җәмгыятендә 190 тонна печән (планлаганның 25 проценты), 78 тонна сенаж. (2 процент) әзерләнгән. Бу яктан хуҗалык районда иң яхшы эшләүчеләрнең берсе. Печәнгә үләннәр чабуда "ЧИРМЕШӘНАГРО"да да темп югары. Биредә 230 тонна сенаж салырга да өлгерделәр. Илдус Нәгыймов, Фазыл Галимов, Җәүдәт Җиһаншиннар тәҗрибәлекомбайнчы Тәлгать Нуретдинов 6 еллык "Полесье" белән ваклап...
-
Әмиргә "Авыл көне"нә Казаннан ансамбль киләчәк
Бу авылда 22 июль көнне булачак "Авыл көне"нә республикада гына түгел, ил күләмендә билгеле фольклор музыкасы ансамбле килергә тиеш (коллективны Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкли). Көндез бәйрәм сәгать 10 да башлана, аны Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт алып барачак. Кичен, 17 сәгатьтә Әмирдәге Сабан туе мәйданына популяр артистлар Илдар...
-
Кызыл Чишмә юбилейга әзерләнә
Кызыл Чишмәдә 15 июльдә Авыл көне уздырмакчылар. Ул чишмә буенда булачак. Аны һәр елны кайсыдыр бер гаилә оештыра, быел Минһаҗевалар чираты икән. Бу, быел 90 ел тулачак поселокта 12 йортта 30 кеше яши, пропискада тора.
-
Чирмешән районы бюджеты керемнәр һәм чыгымнар ягыннан да “үсте“
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы - егерме дүртенче утырышында депутатлар муниципаль район бюджетының керем өлешен 10 миллион 190 мең 620 сумга арттырырга карар кылдылар. Бюджетның чыным өлеше дә шул ук суммага арттырылды. Мондый карар агымдагы елга күздә тотылган бюджет средстволарын нәтиҗәлерәк файдалану, шулай ук керемнәр планын тәгаенлау максатында кабул ителде....
-
Чирмешән хат ташучылары атнага өч кенә көн эшләячәк
1 июньнән авыл элемтә бүлекчәләренең эш графигына үзгәрешләр кертелгән. Алар атнага өч көн - дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомгада гына эшли. Ә Чирмешән элемтә бүлекчәсе элеккеге график буенча хезмәт күрсәтә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә генә ял итәләр.