28 декабрь 2018 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләргә яңа салым режимы хакында ипләп кенә аңлату кирәк
Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа “Һөнәри керемгә салым” (“Налог на профессиональный доход”) режимы гамәлгә керә. Аның буенча үзмәшгуль кешеләр эшләрен салым органнарында рәсмиләштерергә тиеш була.
-
Чирмешән урамнарында - полиция Кыш бабае
Республикада 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр “Полиция Кыш бабае” акциясе бара. Бу чарадан безнең район полиция хезмәткәрләре дә читтә калмады, алар уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче 37 балага бүләк әзерләделәр, былтыр андыйлар 36 булган.
-
Татарстанда район «ашыгыч ярдәм» машиналары өчен бердәм диспетчерлык үзәге булдырылачак
Пациентка иң якын урнашкан бригада чакыру буенча барачак.
-
“Безнең Чирмешән” быел да – лидер
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте газета һәм журналлар редакцияләре, телевидение һәм радиокомпанияләр арасында җиңүчеләрне бүләкләде.
-
Лашман укучыларының сыйланырлык тәм-томнары күп
Лашман мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары – барысы 56 бала әүвәл район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре алса, авылдашлары Минсәгыйть Шакиров та аларны һәм мәктәпнең барлык башка сыйныф укучыларын – 176 малай һәм кызны тәм-томлы пакетлар белән сөендергән.