Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләргә яңа салым режимы хакында ипләп кенә аңлату кирәк

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа “Һөнәри керемгә салым” (“Налог на профессиональный доход”) режимы гамәлгә керә. Аның буенча үзмәшгуль кешеләр эшләрен салым органнарында рәсмиләштерергә тиеш була.

Әлеге гамәл сынау рәвешендә кертелә икән. Пилот проектта   Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре, Татарстан катнаша. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, әлеге режим бернинди оешмада теркәлмәгән, хезмәт килешүе белән башка кешеләрне эшләргә җәлеп итмәгән  шәхси эшмәкәрләргә, хезмәт килешүе төземичә генә  үз эшчәнлеге  белән мәшгуль булган физик затларга кагыла.

Мисал өчен, әлеге категориягә моңа кадәр рәсми теркәлүне кирәксенмәгән һәм салым  органнарын читләтеп узып акча эшләгән компьютер программистлары,  өйдә чәч алу, тырнак ясау, автомойка, автосервис хезмәте тәкъдим итүчеләр, мал тотып ит сатучылар, бавырсактыр яки төрле камыр ризыклары  пешереп, тортлар  ясап сатып керем алучылар һәм башкалар керә.  Менә шундый категория  эшмәкәрләрне “күләгәдән” чыгару максат. Андыйлар безнең районда 900 ләп җыела икән, алар әлеге эшчәнлекләре өчен салым түләргә тиеш була. Моның өчен әүвәл салым инспекциясендә рәсми  теркәлү зарур. Кыскасы, “күләгәдәгеләргә” ачыктан-ачык эшләргә тәкъдим ителә.

-Салым күпме күләмдә билгеләнгән?

-Әйтик, мондый эшмәкәр физик затка 1000 сумлык  хезмәт күрсәтә яки товар сата икән, ул шушы керемнең 4 процентын салым итеп түләргә тиеш. Әгәр дә  андый хезмәт  юридик затка, ниндидер оешмага карата күрсәтелсә, бу очракта салым өлеше 6 процент тәшкил итә, - Марат Әһлиуллин.

-Ә андый эшмәкәрләрне кем ачыклый?

-Моны салым инспекциясе башкарырга тиеш. Тик авыл җирлекләре башкарма комитетлары ярдәменнән башка булмый, алар кем нәрсә белән шөгыльләнгәнен яхшырак белә. Учетка басарга кирәклеген андыйларга ипләп кенә аңлату  кирәк булачак. “Һөнәри керемгә салым” режимы 2019 елда бюджетка якынча 8-9 миллион сум керем бирер иде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев