Чирмешән урамнарында - полиция Кыш бабае
Республикада 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр “Полиция Кыш бабае” акциясе бара. Бу чарадан безнең район полиция хезмәткәрләре дә читтә калмады, алар уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче 37 балага бүләк әзерләделәр, былтыр андыйлар 36 булган.
Кыш бабай һәм Кар кызы киемендәге полиция хезмәткәрләре Чирмешән, Лашман, Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Шешминка, Лагерка, Югары Кәминкә, Иске Котыш, Күтәмә, Урманасты Үтәмеш һәм Иске Үтәмеш авылларындагы балаларны Яңа ел бәйрәме алдыннан ук шатландырырга өлгерделәр - тәм-томнар тутырылган пакетларны өйләренә илтеп бирделәр. Бүләкләр алучы өч гаиләдә дүртәр бала үсә, ике-өч балалы гаиләләр дә аз түгел.
Чулпан Мөбәрәкшина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев