28 июль 2017 яңалыклары
-
Девичья Полянада узыша-узыша йорт салалар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Бөгелмә районындагы юл фаҗигасендә ике кеше һәлак булган
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Бөгелмә районында килеп чыккан юл транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын берсе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә кич 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Бөгелмә - Азнакай трассасында фаҗига турында хәбәр килеп...
-
Девичья Полянада часовня төзелә
Бу авылда Чирмешәндә гомер итүче якташлары - Владимировлар (Виталий Владимиров чыгышы белән Ульяновка авылыннан. Девичья Поляна - хатынының туган авылы, анда әтисе һәм әнисе җирләнгән) часовня төзү эшенә керештеләр. Финанс чыгымнарын Әлмәттә яшәүче уллары Юрий күтәрәчәк. 3 метрга 5 метрлы размердагы часовня зират эчендә, капка янында булачак. Төзелеш өчен кирпеч,...
-
Чирмешәндә Русьны чукындыру көнен билгеләп үттеләр
28 июль - Русьны чукындыру көне. 988 елда борынгы Русь дәүләте дәүләт дине буларак христианлыкны кабул итә. Бу вакыйга илнең үсешенә зур йогынты ясаган. Бу көнне Чирмешәндә дә зурлап билгеләп үттеләр. Ике чиркәүдә гыйбадәтләр кылдылар һәм аннан соң халык бер үк вакытта тантаналы төстә ике храмнан үзәккә, Архангел Михаил чиркәвенә...
-
Кара Чишмә һәм Түбән Кәминкә балалары уен мәйданчыклы булдылар
Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авыллары балалары да заманча уен мәйданчыгында уйный. Түбән Кәминкәдә аны Заречная урамына, Кара Чишмәдә Совет урамында урнаштырганнар. Авыл балалары таганда атына, карусельдә әйләнә, җәй көне дә рәхәтләнеп тау шуа, шунда ук турник та, комлык та бар. Уен мәйданчыгы өчен җиһазлар район ярдәме белән алынган. Авыл...
-
Минималь хезмәт хакы – 8848 сум
ТР профсоюзлар Федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәсенең координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасындагы Килешү нигезендә 1 июльдән республиканың бюджеттан тыш сектор оешмаларында айлык минималь хезмәт хакы 8848 сум итеп, билгеләнә. - Эш бирүчеләр әлеге Килешү басылып чыкканнан соң 30 көн эчендә хезмәт килешүләренең эш хакы түләү турындагы өлешенә үзгәрешләр кертергә,...
-
Чирмешән котельныйлары кышка бүген үк әзерләнәләр
"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" предприятиесе район үзәгендәге өч котельныйга хезмәт күрсәтә. Бүген биредә җылылык сезонына әзерлек тулы көченә бара. Район үзәк больницасы котельныенда чираттагы ремонт эшләре уздырылган, газ казаны, линия ягу сезонына әзер. Үзәктәге котельныйда ремонт эшләре әле башланмаган, август кергәч, полиция бинасы янында җылылык трассасын алмаштырачаклар, бу максатларга 260...