28 июль 2016 яңалыклары
-
Иске Элмәледән Макаровларны бар да белә
Аны Иске Элмәледә бала-чага да белә, таный. Шулай булмыйча, Анатолий абыйлары алар өчен үз акчасына менә дигән итеп уен мәйданчыгы ясап бирде. Биредә кичләрен дистәләгән малай һәм кыз кечкенә карусельдә әйләнә, атынгычларда "оча". -Сабыйларга берни жәл түгел, уйнасыннар, аларның бирегә килеп, көлә-көлә, сәгатьләр буе аралашуларын, шөгыль табуларын күрү миңа рәхәт...
-
Чирмешән районында уҗым бодае уңган
"Авангард", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Лениногорск Агрофирмасы" җәмгыятьләрендә бүген уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 34-35 центнер уңыш җыялар. "Чирмешән АГРО"да арышның чыгышы 30 центнер ук, ә уҗым бодаеннан -32. Район буенча алганда барысы 5392 гектар мәйданда комбайннар эшләгән (тиешленең 14 проценты). "Чирмешән АГРО" 790 гектарда (27 процент) уҗым бодае һәм арыш суктырган...
-
Моннан бер атна элек югалган хатын-кыз табылган
Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүче 37 яшьлек ханым бер атна элек дус кызының өеннән чыгып китә һәм әнисе йортына кайтмый. Телефоннан шалтыратуларга да җавап бирми. Туганнарына полициягә гариза язудан башка чара калмый. Гаммәви мәгълүмат чараларында аның югалуы хакында хәбәр пәйда булып, социаль челтәрләргә таралгач, ханым искәрмәстән өенә кайтып...
-
Әмиргә артистлар килә
30 июль көнне Әмир авылында булачак Сабан туена Казаннан Мөнир Рахмаев, Алинә Шәрипҗанова, Нурислам, "Сәйдәш" бию төркеме дә килергә тиеш. Бәйрәмне күренекле театр артисты Әсхәт Хисмәт алып барачак. Әмирдә Авыл бәйрәме сәгать 10да, ә Яшәүчедә сәгать 12дә башлана.