28 май 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә “Наркотикларсыз тормыш“ исемле акция старт алды
Республикада 25 майдан наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" исемле акция старт алды. Әлеге акциянең максаты - наркотикларга тискәре караш тәрбияләү һәм аларның законсыз әйләнешен кисәтү. Бу чарада район мәктәпләре, мәдәният йортлары актив катнашты. -Акция барышында Чирмешән лицеенда барлык классларда да класс сәгатьләре үтте. Укучылар үз куллары белән ясалган, бәхет рецептлары язылган...
-
Урманасты Үтәмештән Радик Галиуллин хәрби контрактын озайтырга ниятли
Урманасты Үтәмеш егете Радик Галиуллин киләчәген чын-чынлап хәрби хезмәт белән бәйләргә ниятләгән. Аның инде хәрби стажы 6 ел ук булган, контракт буенча хезмәткә төзегән икенче килешүе дә ахырына якынлашып килә. Радик Фәрхать улы 2006 елда армия хезмәтенә алына, Свердловский өлкәсендә ил алдындагы бурычын үтәгәч, өч елга килешү төзеп, хезмәтен Кавказда...
-
Чирмешәндә кичке Сабантуй була
Район Сабан туе 6 июньдә, шимбә көнне үк башлана. 18 сәгатьтә биредә кичке Сабантуй оештырылачак. Чирмешән стадионында балалар көрәше, концерт, дискотека булачак, кибетләр сәүдә итәчәк. Төп бәйрәм 7 июньгә билгеләнде. Марат Гомәров фотосы.
-
Әмиргә - Сабантуй бүләге
Әмирлеләр Мәктәп урамыннан аръякка, Байкал урамына яңа басмалардан гына йөриләр. Тимер, матур, чыдам, уңайлы, озын ике басманы Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар Сургуттан ук ясатып кайттылар, урнаштырдылар да. Әлеге эшкуарлар туган авылларында берничә ел элек җиңел машиналар да үтеп йөрерлек бер басма - күпер ясатып куйганнар иде инде. Хәзер игелекле эшкуарлар...
-
Югары Кәминкә кызы жюрины “Корольләрчә горбуша“ белән сыйлаган
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында белем алучы бу укучыбыз әзерләгән ризык белән "зур кунаклар"ны да сыйлап булыр иде. Ул үзенең иҗат җимешен юкка гына "Корольләрчә горбуша" дип атамагандыр. Югары Кәминкә авылы кызы Алия Шакирова Чаллы шәһәрендә узган "Үз һөнәренең иң остасы - 2015" бәйгесендә катнашкан. Булачак аш-су белгече әлеге олимпиададан...
-
Чирмешән урманнарында талпаннар активлашты
19 майдан 25 майга кадәр вакыт аралыгында район больницасына, талпан кадалу сәбәпле, 8 кеше, шул исәптән, 1 бала мөрәҗәгать иткән. Ә сезон башыннан районда әлеге урман бетеннән 15 кеше, шуларның 4се - балалар, зыян күргән. Талпаннарның активлык сезоны дәвам итү һәм талпан энцефалиты белән чирләүне кисәтү йөзеннән, Роспотребнадзорның ТР буенча...