28 март 2016 яңалыклары
-
Ни өчен балалар БДИ аркасында үз-үзләренә кул сала?
Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил кем ул, ни белән шөгыльләнә дигән сорауга кыска гына "балалар прокуроры" дисәң дә буладыр. Кайда балалар кыерсытыла, кайда аларның хокукы кысыла - ул шунда булырга тиеш. Кызганыч, эшләре бик күп. Вәзгыятьне ничек яхшы якка үзгәртергә дигән сорау белән без Татарстандагы бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил...
-
Чирмешән юллары өчен оят
Быел яз юллар, бомбага тоткан сыман, бөтенләй әкәмәткә әйләнде. Хәтта кышын кар да каплап бетерә алмады ул чокыр-чакырларны. Чирмешәннән кайсы якка гына чыкма - шул хәл. Я тәгәрмәчеңне тиштерү, я машинаңны җимерү куркынычы бар. Яисә бөтенләй үк юл кырыена очуың ихтимал. Күмпе генә акрын барма - барыбер куркыныч. Район үзәге...
-
Бәркәтәдә бер кибетне ике тапкыр басканнар
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 22 марттан 27 мартка кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 34 гариза һәм хәбәр кергән. Бер атнада 3 юл-транспорт вакыйгасы булган (юл кырыена төшү, машина аву һәм бәрелешү) кешеләр зыян күрмәгән. Бәркәтә авылындагы "Юлдаш" кибетеннән билгесез...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә орлык суганы да саттылар
Узган атнада Чирмешәндә оештырылган ярминкәдә, гадәттәгечә, май, эремчек, он, ит, балык, бал, сало, җимеш, кондитер эшләнмәләре, яшелчәләр, өс һәм аяк киемнәре, жом (капчыгы 450 сум), тавыклар, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башка товарлар саттылар. Телевизор пультлары, кечкенә радиоалгычлар, урын-җир әйберләре, бәрәңге, бозаулар, бодай һәм арпа кушып тарттырылган фураж (капчыгы 400 сум), килосын...