28 март 2014 яңалыклары
-
Бакчага театр килде
Инде берничә ел рәттән безнең районда "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе уза. Минемчә, бу чара бик кирәкле, файдалы. Алар аша балаларда татар теленә кызыксынучанлык арта, башка милләтләргә ихтирам тәрбияләнә. Балалар да бу бәйгедә бик теләп катнашалар. Чирмешән лицееның 9 сыйныф укучылары бәйгегә әзерләгән курчак театры "Шалкан" әкиятен "Каенкай" балалар бакчасында күрсәттеләр....
-
Үләт базлары тулы
Районда 19 биотермик һәм себер язвалы 3 үләт базы бар, соңгылары өчесе дә консервациядә, ягъни өсте бетонланган, тирәсе чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынган. -Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Ивашкино, Яңа Элмәле, Туймәт, Иске Котыш, Ульяновка авыл җирлекләрендә тиз арада яңа үләт базлары төзергә кирәк,-ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Мостафин....
-
Ульяновкалылар велотренажер отты
Мини-футбол буенча Гаяз Фәрхетдинов истәлегенә турнир районыбызда быел җиденче тапкыр оештырылды. Ульяновка мәктәбе футболчылары төп призга - велотренажерга ия булды. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексында үткәрелгән ярышларда җитмешләп бала катнашты. Җиңүче исемен алу өчен Иске Кади, Бәркәтә, Ульяновка, Иске Элмәле мәктәпләре, Чирмешән кадет мәктәп-интернаты һәм физкультура - савыктыру комплексы футболчылары тирләп-пешеп туп...
-
Яшәүчедә яңа суүткәргеч сузылачак
"Чиста су" республика программасы буенча быел Яшәүче авылында яңа суүткәргеч сузылачак. Бүген бу эшне башлау өчен проект әзерләнә. -Моңа кадәр кирәкле документларны эшләү чыгымнарын иганәчеләр күтәрде,- ди Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин.- Проект әзер булгач, җир өсләре киптергәч, осталар эшкә керешәчәк. Яшәүчедә ике километрдан артыграк озынлыкта яңа үткәргечләр сузу...