28 март 2013 яңалыклары
-
Яңа трансформатор куелды
27 март көнне Чирмешән үзәгендә көн дәвамында диярлек ут булмады. "Бу турыда район халкына алдан хәбәр ителде,- ди Чирмешән электр челтәрләре җитәкчесе Рәмил Кәримов.- Соңгы вакытта үзәктә сәүдә нокталары саны артты, электр энергиясенең куәте җитешми башлады. Шуңа да монда яңа подстанция урнаштырдык. Моннан тыш, электр үткәргечләр линиясенә дә ремонт үткәрелде....
-
Комиссия килгәч соң була
Шушы көннәрдә муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышында 7 эш каралды һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган кайбер йорт хуҗаларына икешәр мең сум штраф салынды. "Административ комиссия ел дәвамында район авылларына рейдка чыга һәм чисталыкның торышын бәяли", - ди әлеге комиссия сәркатибе Зөлфия Әхмәтҗанова. Соңгы вакытта чисталык рейдлары Чирмешәндә һәм...
-
Чирмешәндә наркотик сатканнар
Март аеның бер көнендә безнең районда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле ике факт теркәлгән. Чирмешәндә яшәүче С.үсемлектән ясалган саргылт-яшел төстәге наркотик матдәне 3000 мең сумга саткан. Чирмешәннең Октябрьская урамында аны алучы да табылган. Шул ук көнне Югары Кармалкада 1987 нче елгы Н. һәм 1991нче елда туган К. шундый ук матдә...
-
Җиңүчеләргә – чәй сервизы
Район укытучылары үз араларыннан иң оста волейболчыларны ачыклады. Язгы каникуллар чорында оештырылган бу спорт бәйгесе финалында Әккәрәй һәм Чирмешән лицее педагоглары очрашып, әккәрәйлеләр беренче урынны яулады. Мәктәп коллективлары арасында мондый ярышлар 1994 нче елдан бирле үткәрелә. Аның быелгысына 16 команда булып, 120 ләп катнашучы килгән. Бәйге шартлары буенча, командалардагы уенчыларның...