27 декабрь 2016 яңалыклары
-
“Черемуха” затлы күлмәкләр кия
Үзешчәннәрнең быелгы сәнгать смотрында Иске Котыш авылы мәдәният йорты артистларына игътибар итәргә онытмагыз. Алар яңа костюмнар киеп чыгыш ясаячак. "Черемуха" ансамбле җырчы-биючеләрен матур итеп киендерергә акчаны авыл җирлеге бюджетыннан бүлеп биргәннәр. Биредә 112 мең сумга 14 - хатын-кыз, 4 ир-ат костюмына, рус милли киемнәренә баедылар. -Моңа бик сөендек, чөнки яхшы...
-
Чирмешән районы муниципаль хезмәткәрләре - алдынгылар
Муниципаль хезмәткәрләр алдынгылар арасында. Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында узучы спартакиадада районыбызның җыелма командасы үз төркемендә (13 команда арасында) дүртенче урынны яулаган. Бу ярышлар ел буе дәвам иткән һәм анда спортның сигез төре буенча көч сынашканнар. Районыбыз спортчылары биш спорт төрендә призлы урыннарда (йөзү буенча - беренче, шахматта һәм мини-футболда...
-
Иске Элмәледә лотерея билетына бер олау салам да отып булачак
Әйе, Иске Элмәледә отышка шундый бүләкләр дә әзерлиләр. Авыл мәдәният йортында быел да, Яңа елга кергәндә, 30 декабрьдә булачак концерттан соң лотерея билетлары уйнатылачак. -Әлеге серле, кызыклы уенны оештыруда безгә һәр елны, "Сөлчә" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов нык булыша, - ди авыл мәдәният йорты директоры Вера Захарова. -Быел да берсен...
-
Чирмешәндә Татфондбанк вкладчыларының акчаларын кайтара башлаганнар
Саклык банкының райондагы өстәмә офисы 26 декабрьдән башлап Татфондбанкта кертемнәре булганнарга - шәхси затларга компенсация түли башлаган. -Банкта булган вклад акчаларын кайтару өчен якташларыбыз паспортлары белән район үзәгендәге офиска мөрәҗәгать итәргә тиешләр, - диделәр банк хезмәткәрләре. - Тулы исемлек бездә бар, шуның белән чагыштырганнан соң, клиентларга акча кайтарыла. Банк хезмәткәрләре...
-
Төп бүләкнең берсе Ульяновкага китте
Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәүгә район конкурсында, авыл җирлекләре арасынада, Ульяновка җирлеге беренче урынны алды. Җиңүчегә Диплом һәм 7 мең сум акчага сертификат тапшырдылар. Биредә административ биналар янында гына түгел, ә урамнарда, йортлар каршында да кардан фигуралар ясаганнар, гирляндалар элгәннәр, чыршылар бизәгәннәр. Түбән Кәминкә һәм Иске Кади...