26 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Халык та булыша
Иске Элмәле авылында ун километрга якын озынлыкта суүткәргечләр яңартыла. Төзүчеләр аның өч километр өлешендә эшне төгәлләде дә. Торбалар салуны Гагарин урамыннан, халык телендәге "рус ягы"ннан башлаганнар. - Без иске үткәргечләрне дә өзмәдек, колонкаларга су килә. Яңа линия казыганда иске торбалар тишелгәләде. Шушы аварияләр вакытында халык та нык ярдәм итте,- ди...
-
Яңалыклар
"Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге безнең районда да оешты. Аның җыелышында бүлек җитәкчесе рәисе итеп, 1нче санлы Чирмешән урта мәктәбе директоры Виктор Плотников сайланды. Оешманың максатлары һәм бурычлары белән депутатларны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина таныштырды. Октябрь аенда Имаметдин Хәйретдиновның 500 данәдә "Бөркеп чыккан чишмә"...
-
Бер укучыга бер укытучы
Яңа уку елында Түбән Чегодай мәктәбендә бер укучыга бер укытучы белем бирә. Түбән Чегодай башлангыч мәктәбе хәзер Чирмешән лицееның филиалы санала. Монда быел нибары бер укучы белем ала. Ул - Александр Шерстнев, 3нче класста укый. - 4нче классны тәмамлаган өч бала Чирмешән лицеена укырга китте, - ди Сашаның укытучысы Миләүшә...
-
Минут эчендә бер КамАЗ чөгендер
"Чирмешән-АГРО" җәмгыяте Зәй шикәр заводына 12 365 тонна чөгендер озаткан. "Кади"да да бу эшләргә керештеләр. Алар татлы тамырны Нурлатка ташый. Чирмешәндә 700 гектардагы чөгендер басуларының 485 гектар мәйданында комбайннар узган (тиешленең 69 проңенты). Яңгырлар артык комачауламаганда, дүрт комбайнчы бер-берсен алмаштырып, тәүлегенә кырык гектарлап мәйданны буйсындыра. Монда казып алынган уңышны да...