26 февраль 2016 яңалыклары
-
Минем исемем Ярамый
Лондон урамнарында такси хезмәте белән көн күрүче Абдулланы озын гына зур сакал җибәргән, диндарлык итүче кешегә охшаган бер кеше кулын күтәреп туктата һәм аның машинасына кереп утыра. Юл дәвамында чит ил телендә башкарылган музыка уйный торган була. Бер күпмедер вакыттан соң таксига кереп утырган әлеге кеше озын сакалларын селкеп, ачулы...
-
Чирмешәнлеләр, иртәгә хоккейга!
Иртәгә, 27 февраль көнне "Юбилейный" боз сараенда Чирмешән хоккейчылары Байлар Сабасының "Тимерхан" командасын кабул итәчәк. Уен 14 сәгатьтә башлана. Татарстан Республикасының хоккей буенча беренчелегендә плей-оффка узган безнең егетләр моңа кадәр сабалыларны 7:2 исәбе белән отып кайткан иде. Финалга узу өчен чирмешәнлеләргә аларны тагын бер җиңү кирәк. Әгәр иртәгә отсак, безнекеләр...
-
Лашман йөзүчеләре 7 медаль яулады
Марат ГОМӘРОВ фотолары.
-
Улы өчен әтисенә штраф түләргә туры килә
Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, юлларда кагыйдә бозуларны һәм һәлакәтләрне булдырмау - ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычы. Район буенча патрульлек итәргә, безнең инспекторларга ярдәмгә Әлмәт, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән дә экипажлар җибәрелә. Берничә райондашыбызга юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен алар тарафыннан да беркетмә төзелгән. Әйтик, Югары Кәминкә авылында инспекторлар бер җиңел машинаны туктатмакчы...
-
Чирмешән егетләре контракт буенча хезмәт итәләр
Әле үткән елның ноябрендә генә хәрби хезмәткә контракт буенча киткән Чирмешән егете Эдуард Исмәгыйлев туганнары янына 10 көнлек ялга кайткан. Эдуард 2010 елны хәрби хезмәткә алына, Новосибирскийда разведка отрядында хезмәт итә. Ил алдындагы бурычын үтәп кайткан якташыбыз Нурлат аграр техникумында электромонтер һөнәрен үзләштерә. Аннан соң Казан шәһәрендә эшкә урнаша, тик...
-
Туймәттә кибет басканнар
24 еннән 25 февральгә каршы төндә караклар бу авылдагы шәхси кибеткә үтеп кергәннәр. "Чирмешән" полиция бүлекчәсеннән белешүебезчә, караклар азык-төлек, спиртлы эчемлекләр алган. Бу уңайдан тикшерү эшләре бара.