25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ивашкино боксчылары ике Кубок белән кайттылар
Җәлил поселогында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган Бөтенрусия бокс турнирында Ивашкино укучылары зур ярышның ике Кубогына ия. Бу бүләкләр - Михаил Яманов һәм Иван Толстовның (тренерлары - Николай Емельянов) 13-14 яшьлек үсмерләр арасында үз авырлыкларында көндәшләрен җиңгән өчен алган бәйге трофейлары. Сарман районының Җәлил поселогында Башкортстан...
-
Яңа Элмәле егетләре солдатка китә
Быел көзен Яңа Элмәле авылыннан өч егетне хәрби хезмәткә алдылар. Китәр алдыннан, аларны - Алексей Васюткинны, Юрий Мигедеровны, Дмитрий Портновны авылдашлары, туганнары кунакка дәшеп, табыннар корып сыйлаганнар. Ә Петр Бондарев исә, киресенчә, хәрби бурычын үтәп кайтты. Якташыбыз солдат киемен салып, озын-озак ял итеп тормаган, Чаллыга эшкә үк киткән.
-
Чирмешән районында авыл командалары волейбол буенча ярыша
Волейбол буенча район чемпионатына авыл җирлеге командалары да кушылды. Алар дүрт төркемгә бүленеп, кичләрен мәктәп спорт залларында көч сынаша. Тәүге очрашуларның нәтиҗәләре түбәндәгечә: Ульяновка - Иске Котыш (3:0) Ивашкино - Кармыш (3:0) Күтәмә - Югары Кәминкә (2:1) Лашман - Шешминка (2:0) Бәркәтә - Түбән Кәминкә (2:3) Түбән Кармалка - Туймәт...
-
Чирмешән районында 37 ятим торакка чират тора
Тәрбиячесен югалткан ятим баланы тораклы итү республика программасы буенча, 2017 елда районда ятимнәргә - 5 егет һәм кызга йорт төзү планлаштырыла. Быел бездә ятимнәргә торак төзелмәгән, ә 2015нче елда 4 райондашыбыз үз йортында яши башлаган. 2013 елга кадәр ятимнәргә торак алу өчен сертификат бирелде. Һәр яшь кеше үзе теләгән шәһәрдә...
-
Туймәтлеләргә пай җирләре өчен түләнәме?
Инвесторлар (аларны Бөгелмәдән, диләр) узган елда бездә беренче тапкыр бер пайга 500 сум күләмендә акча биргән иделәр. Һәр пай өчен салымны да түләделәр. Ә быел аны үзебез түләдек. Акчасы да күренми әле. Ничек булыр икән? Шул мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде. Зөһрә Галимова. Туймәт авылы. Әлеге сорауга Туймәт авыл җирлеге башлыгы...