25 июнь 2014 яңалыклары
-
Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә мәктәпләрендә ремонт бара
Быел районның Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә мәктәпләре капиталь ремонт программасына кертелде. Биналарны үзгәртеп кору - реконструкция эшләрен үткәрүгә хөкүмәттән һәр ике мәктәпкә 11 миллион сумлап акча бүлеп бирелгән. Бәркәтә мәктәбендә ремонт кыш айларында ук башланды. Монда әүвәл демонтаж эшләре башкарылды. Мәктәп директоры Габдерәшит Гыйнванов әйтүенчә, стеналар һәм биш ел элек...
-
Җиләк пеште
Район үзәгендә җиләк сатучылар да күренә башлады. Җир җиләген, бакча җиләген дә сайлап алу мөмкинлеге бар. 5 литрлы чиләктәге бакча җиләген 500 сумнан тәкъдим итәләр. Алып торалар үзе. Чирмешәндә яшәүче Наталья ханым да кып-кызыл, хуш исле, эре бакча җиләген сатуга алып чыккан. -Быел уңыш яхшы, - ди ул. - Бер...
-
Әмир мәктәбенең нигезен казыйлар
Бу авылда яңа мәктәп хәзерге клуб артында, иркен урында салыначак. Биредә нигез казый башладылар да. -Яңа бинада спорт заллы мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы да урнашачак, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - Һәркайсына, проектта каралганча, аерым ишектән керү-чыгу мөмкин булачак.