21 октябрь 2016 яңалыклары
-
Түбән Кәминкәдә пайчылар белән исәп-хисап ясыйлар
Түбән Кәминкә авылындагы шәхси эшмәкәр Габбас Хөснуллин пайчылары белән 2016 ел өчен исәп-хисап ясаган. Мин 24 пай (үземнеке белән бергә) арендалыйм, 2009 елда 10 елга килешү төзедем, - ди Габбас Мингаяз улы. - 10 гектар җирдә печән үстерәбез, солы, борчак, бодай игәбез. Шәхси эшмәкәр пайчылар теләге буенча, аларга печән яки...
-
Лашманда яшәүче ана балаларын приюттан алып кайтырмы?
Өлкәннәр яшүсмерләр проблемаларын, ана һәм бала сәламәтлеген даими кайгырта. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында да кабат бу хакта сөйләштеләр. Проблемаларны иртә срокта ачыклау аларны хәл итүне күпкә җиңеләйтә. Бу комиссиягә балаларның тәрбиясенә җитди карамаган әти-әниләр һәм хокук бозган яшүсмерләр дә чакырулы иде. Лашман авылыннан яшь ана приюттан балаларын...
-
Көн фотосы
Утта янмас, суда батмас мишәр хатын-кызлары... Марат ГОМӘРОВ фотосы.
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Йомшак җиһаз комачауламас Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов Өлкәннәр көне уңаеннан өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатына зур бүләк ясаган. Ул биредә яшәүчеләргә йомшак мебель алу өчен акча күчергән. Хәзер йорт - интернатның ял итү бүлмәсендә ике яңа диван куйганнар. Хаҗилар белән очрашабыз Чирмешән мәчетендә хаҗилар белән очрашу...
-
Чирмешәнлеләр салымнарны ял көннәрендә дә түли ала
Район почта элемтәсе бүлекчәсенең хезмәт күрсәтү залы 23 октябрь - 27 ноябрь арасында, якшәмбе көннәрендә дә иртәнге 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр эшли. Бу салымнар түләгәндә зур чиратлар барлыкка килмәсен, халыкка җайлы булсын өчен эшләнә.