21 июль 2016 яңалыклары
-
Чирмешәннең баш врачы Нурлатка китте
Район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов Нурлат больницасында баш врач булып билгеләнде. Ул анда эшкә дә кереште. Рафаэль Хәмзә улы 1984 елгы, белгечлеге буенча хирург, гаиләле, хатыны Нәсимә Идрис кызы белән 2 бала үстерәләр. Безнең больницаны кем җитәкләр, бу хакта әлегә рәсми хәбәр юк.
-
Чирмешәнлеләр “өй туена“ әзерләнә
Район үзәгендә Титов урамында, элеккеге МСО бинасы каршында төзелүче күп квартиралы йортта якын арада "өй туйлары" узачак. Әлеге йорт "Арендага торак" программасы нигезендә төзиләр. Биредә бер һәм ике бүлмәле 16 квартира бар. -Аларның булачак хуҗалары билгеле, - ди район башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина. - Программада каралган...
-
Чирмешән мәчетенә йөрүчеләр намаздан соң футбол уйныйлар
Чирмешән мәчетендә бу атна дүшәмбесеннән ачылган ял лагеренә утызлап малай йөри. Иң азактан алар Бөек Болгар шәһәренә сәяхәт кылачак. -Дин сабакларыннан тыш, балалар өчен кызыклы программа әзерләдек. Шәкертләр бассейнга су коенырга, боз сараена тимераякта шуарга, футбол уйнарга йөри. Лагерь бер атна эшләячәк. Төш вакытында балаларны ашлар, боткалар белән сыйлыбыз. Көн...
-
Чирмешәнлеләр юллардан зарлана
Дәүләт хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" системасы эшли башлаганнан бирле, анда безнең районнан 133 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 101се уңай хәл ителгән. Чирмешәнлеләр, нигездә, юллар начарлыгыннан зарлана. Әйтик, юл хәрәкәтен оештыру буенча 38 хат кергән, бу проблеманы 256 кеше күтәргән, фикер белдергән. Тагын 25 мөрәҗәгатьтә муниципаль юлларны карап тору һәм ремонтлау буенча...