21 июнь 2017 яңалыклары
-
Быел фитра сәдакасы, зәкәт һәм фидия күләме күпме һәм кемнәргә тиеш?
Мөселманнар бер ел дәвамында зарыгып көтеп алган изге Рамазан ае тәмамланырга да күп калмады. Бөтен серлелеге, ниндидер бер рәхәтлеге, күңелләргә шифа һәм тынычлык, эшләгән изге гамәлләребездән алган канәгатьлек хисе белән узып бара ул. Ураза гаете 25 июньдә билгеләп үтеләчәк. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Мәчетләрдә иртән бәйрәм намазы...
-
Чирмешән районында “Өмет“кә өмет сүнде
Чирмешәннән Казанка юнәлешендәге олы юл янәшәсендә, табигатьнең гүзәл бер җирендә калкытылырга тиеш тернәкләндерү - ял үзәге булмаячак. "Өмет" дип исем дә биргәннәр иде аңа. Дистә еллар элек шул урында, кайсыдыр инвалидлар оешмасы ярдәме белән, зур гына бер бина да салып куйдылар. Эш тукталгач, байтак акча әрәм иткәч, бу бинаны җыйнаулашып...
-
Конфедерацияләр Кубогы кызганнан-кыза: кайда, ничек һәм кайчан?
Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогында бүген ике матч уза. Россия җыелмасы Мәскәүдә Португалия футболчылары белән көч сынаша. Матчны 18.00 сәгатьтә "Беренче канал" аша карап була. Сочи Мексика белән Яңа Зеландияне кабул итәчәк. Уенны 21.00 сәгатьтә "Матч ТВ" аша карап булачак. Йолдызлы футбол Исегезгә төшерәбез, Санкт-Петербургта узган беренче уенда Россия футболчылары Яңа...
-
Казанкада мәктәп төзелә
Әлеге авыл мәктәбе укучылары яңа уку елын яңа бинада башлап җибәрәчәк. Биредә спорт залы белән башлангыч мәктәп төзелә. Бүген төзүчеләр бинаның стеналарын күтәрә. Мәктәп 15 укучыга исәпләнгән. -Быел нефтьчеләр ярдәме белән Кармыш, Ульяновка, Иске Элмәле мәктәпләренә дә капиталь ремонт уздырылачак. Әлеге өч мәктәпкә бу максатларга 29 миллион сум чамасы акча...
-
Чирмешән районында яңгыр яумаган көн сирәк
Үсемлекләрнең вегетация чоры дәвамында районда 162 миллиметр явым-төшем булган (соңгы елларда май (36), июнь (63) күрсәткечләре уртача 100 миллиметр тирәсе). Бу күрсәткеч буенча республикада Бөгелмә (222 мм), Алабуга (165) районнарыннан гына калышабыз. Июнь аенда, әлегә, 99,8 миллиметр явым-төшем теркәлгән (Бөгелмәдә -117, Лениногорскида - 76, Нурлатта - 52, Яңа Чишмәдә -...
-
Чирмешән районында азык әзерләү темпы түбән
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык әзерләү темпын нык көчәйтергә кирәк. Күпчелек әле һаман аяз, кояшлы көннәр көтә, кырда эшләүче техника санаулы гына. "Сөлчә" җәмгыятендә 173 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган, ә район буенча - 484 гектар (тиешленең 8 проценты), аның да зур өлеше малларга көндәлек ашатуга. Бүген, яңгырлар еш яву сәбәпле,...
-
Ивашкинода туганнар каберлегендә ремонт булачак
Ивашкино авылының туганнар каберлегендә инде таушалган, язулары уңган плитәне яңарта башлыйлар. Башка кайбер эшләрне дә Питрауга кадәр төгәлләмәкчеләр. Әлеге каберлектә 1921-1922нче еллардагы ачлыктан вафат булган 612 кеше җирләнгән. Туганнар каберлеген төзекләндерүгә "Шешмаойл" җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Тәхаутдиновтан ярдәм сораганнар. -Рәхмәт, ул соравыбызга уңай җавап бирде, кирәк кадәр сумманы күчереп тә куйды,...
-
Илдар Кыямов: Авыл тарихын өйрәнү кибәннән энә эзләүгә тиң
Илдар Кыямовның "Кара Чишмә карьясе" дип исемләнгән китабы шактый саллы - 720 битле булып җитеште. Аңа 300ләп фотосүрәт, төрле рәсемнәр кертелгән. Казандагы мирасханәләрдән тыш, Уфа, Мәскәү, Оренбург, Санкт-Петербург архивларына да мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Галимнәр һәм китапханәчеләр фикеренчә, татар төбәкчелегендә бу - икенче шундый фундаменталь хезмәт. Чирмешән районының Кара Чишмә...
-
Чирмешән бакчачылары чын җәйне көтә
Әллә нинди генә быел һава торышы. Яңгыры җитәрлек, ә менә җылылар бик ялындырып кына килә, төннәрен әле һаман да салкынча. Бакчаларыбызда җиләк-җимеш авыррак үсә, кыяр-помидор исәеп китә алмый. Газета укучыларыбыз да шундыйрак фикердә. Зинаида Агеева (Мордва Афонькәсе): - Әйе, кыярларны әллә кайчан пленка астына чәчкән идек, бик озак чыга алмыйча...
-
Чирмешән боксчылары Төмәннән көмеш медальләр белән кайтканнар
Төмән шәһәрендә узган Халыкара бокс турнирыннан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары Александр Кобылин, Михаил Яманов, Александр Апалаевлар (тренерлары Николай Емельянов) Россия һәм якын чит илләрдән килгән көчле сортчылар белән көч сынашып, көмеш медаль алып кайттылар. Спортчылар турнирдан соң Төмәннең истәлекле урыннарында да булганнар.